Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Асаева белән Elvin Grey арасында ни бар?

Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде. "Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның...

Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде.


"Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев та катнашты. "Мин бүген бик дулкынланам. Әйтерсең лә, кызымны кияүгә бирәм. Гөлназның шушы зур сәхнәләрдә җырлавы турында хыялландым. 80, 90 яшьлек юбилейларын да яраткан тамашачысы белән сәхнәдә үткәрсен иде дип телим", - диде Рөстәм. Гөлназның әтисе белән башкарган дуэт җыры күңелнең нечкә кылларын тибрәтте. Гомумән, Гөлназның репертуары моңлы, салмак җырларга бай. Җырчы баянга кушылып халык җырларын да башкарды. Тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итүче Гөлназның репертуары гына түгел, костюмнары да искитмәле, зәвыклы.

Концертта Гөлназ өчен көтелмәгән сюрприз булды. Популяр җырчы Elvin Grey, ягъни Радик Юльякшин сәхнәгә бер кочак чәчәк белән зур йомшак аю алып чыкты һәм иҗатташ дустына уңышлар теләде. "Иң мөһиме - курыкма!" - диде ул. Әле сюрпризлар моның белән генә тәмамланмаган икән. Гөлназ безгә сер итеп кенә әйтте: концерттан соң Радик Гөлназны ресторанга кичке ашка чакырган! "Сезнең арада ни бар?" соравына: "Без бик якын дуслар!" - дип җавап бирде Гөлназ Асаева.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев