Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Асаева Элвин Грейга кияүгә чыгачакмы?

Гөлназ Асаева «Юлдаш» радиосының туры эфирына чакырылган. Ул «Җәннәт» псевдонимы һәм Элвин Грей турындагы сорауларга җавап биргән. Алып баручыларның Гөлназ Асаева «Иң бай җырчы» дип шаярталар һәм «ике меңлек купюраны күргәнең бармы әле?» дип сорыйлар. Асаева купюраны күргәне булмавын әйтә. Җырчы быел сентябрьдә Мәскәүдә «Җәннәт» проектын башлап җибәрәчәге һәм Мәскәүгә...

Гөлназ Асаева «Юлдаш» радиосының туры эфирына чакырылган. Ул «Җәннәт» псевдонимы һәм Элвин Грей турындагы сорауларга җавап биргән.

Алып баручыларның Гөлназ Асаева «Иң бай җырчы» дип шаярталар һәм «ике меңлек купюраны күргәнең бармы әле?» дип сорыйлар. Асаева купюраны күргәне булмавын әйтә. Җырчы быел сентябрьдә Мәскәүдә «Җәннәт» проектын башлап җибәрәчәге һәм Мәскәүгә күчеп китәчәге турында да сөйли.

- Элвин Грейга кияүгә чыкмыйсыңмы? - дип сорый алып баручы.

- Юк, конечно! - ди Гөлназ Асаева.

Аның бу җавабыннан алып баручылар да, үзе дә көлә.

- Ярар, сау булыгыз! - ди моңа җавап итеп алып баручы. - Без шуны гына белергә теләгән идек! 2017 елның мартында Элвин Грей - Радик Юльякшин сәхнәдә Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлназ Асаева «Интертат»ка: «Чыкмыйча булмас инде», дип җавап бирде.

Гөлназ Асаева: «Без Радик белән октябрьдән бирле очрашып йөрибез», дип белдергән иде. Соңрак җырчы кияүгә чыкмаячагын әйтте, әмма Уфадагы «Туган тел» каналының бәйрәмендә алар кабат бергә иде. Радик Юльякшинның Асаеваның туган көненә айфон бүләк итүе дә билгеле.

Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев