Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Асаева: Концертымда әтием тамашачы ролендә булачак

Яшь җырчы Гөлназ Асаева тырыш, уңган, тәвәккәл булуы белән аерылып тора. Уфаның сәнгать училищесында укучы җырчы үзенең концертларын оештыру белән шөгыльләнә. Ә быел Гөлназ тәүге тапкыр Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга әзерләнә. Intertat.ru хәбәрчесенә талантлы җырчы белән әңгәмә корды - Гөлназ, Татарстанда артистларның иге-чиге юк. Хәзер концерт сезоны башланды, көн...

Яшь җырчы Гөлназ Асаева тырыш, уңган, тәвәккәл булуы белән аерылып тора. Уфаның сәнгать училищесында укучы җырчы үзенең концертларын оештыру белән шөгыльләнә. Ә быел Гөлназ тәүге тапкыр Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга әзерләнә. Intertat.ru хәбәрчесенә талантлы җырчы белән әңгәмә корды

- Гөлназ, Татарстанда артистларның иге-чиге юк. Хәзер концерт сезоны башланды, көн дә диярлек тамаша тәкъдим ителә. Шуңа да Уфа артистлары Казанга килергә "курка". Син ничек тәвәкәлләдең?

- Әлбәттә, куркыта, дулкынландыра. Ләкин кайчан да булса башларга кирәк, куркып ятып булмый. Тәвәккәлләдем дә, туп-туры Казаннан башларга булдым! Аннан соң Татарстан буенча чыгарга исәп бар, Алла теләсә.

- Уфада яшәүче әти-әниең (Башкортстанның танылган җырчылары Лилия Биктимирова һәм Фәдис Ганиев - авт.) Казандагы концертыңа киләчәкме?



- Кызганычка, алар килә алмаячак, эшлиләр. Казанда яшәүче әтием (Рөстәм Асаев - авт.) концертта булачак. Ләкин тамашачы ролендә. Шуны да әйтергә кирәк: үзем Уфада булгач, Казандагы концертны оештыру эшләре белән тулысынча әтием шөгыльләнә. Без исә Уфадагы әти-әни белән репертуар өстендә эшлибез. Киләчәктә ике әтием һәм әнием катнашында аерым концерт оештырырга телим.

- Казанда узачак концертта кемнәрнең катнашуы көтелә?

- "Китә кызлар..." исемле программа 25 октябрь көнне Филармония концертлар залында узачак. Барлык артистлар да Башкортстаннан килә. Баянда Халит Фатыйхов, курайда Азат Бикчурин уйнаячак. Тагын бер җырчы егетебез була. Бәлки мине Казанда әле белеп тә бермиләрдер, шулай да Казан тамашачысын үзем һәм иҗатым белән якыннан танышырга чакырып калам.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев