Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Асаева Радик Юльякшинда ни өчен куна калмавын аңлатты: "Ваннасының ишеге юк"

Тамашачыларны яшь җырчы Гөлназ Асаеваның иҗатыннан бигрәк шәхси тормышы кызыксындыра. Нәкъ менә шәхси тормышы турында сөйләтер өчен, без Гөлназны интервьюга чакырдык.

Аны инде Радик Юльякшин белән Ришат Төхватуллинга  “кияүгә биреп” туктадылар шикелле. Тик матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле төрле вакыйгалар шаукымы әле дә тынмый.

"Ришатны яраткан кебек берәүне дә яратканым юк"

- Гөлназ, очрашып йөргән егетләрең күп булдымы? Ничә яшеңдә егетләр белән йөри башладың? Чын күңелдән яратканың, гашыйк булганың бармы?

- 19 яшемә кадәр ике егет белән генә җитди мөнәсәбәтләрем булды дип әйтә алам. Беренче тапкыр 15 яшьтә Ришат Төхватуллинга гашыйк булдым. Ул миннән 9 яшькә олырак иде. Ничек кенә кызык, сәер булмасын, ул минем әти-әнием белән бер курста укыды. Без бергә гастрольләргә йөрдек. Миңа анда 11-12 яшьләр иде. Ләкин мөнәсәбәтләребез ул укуын тәмамлап, диплом алгач кына башланды. Ришат минем беренче мәхәббәтем. Аңа чын күңелдән гашыйк идем, бик нык яраттым. Аны яраткан кебек берәүне дә яратканым юк. Шулай да ошатып йөргән егетләр бар.



- Егетләр белән үзең беренче барып танышканың бармы?

- Юк, беркайчан да алай беренче барып танышканым юк. Дөресен генә әйткәндә, егетләргә күз атып йөргәч, мине гел җилбәзәк кыз диләр. Кешеләрдә шундый образ тудырам. Менә күптән түгел генә гастрольләрдә йөреп кайттык. Күпләр шунда “бандитка” булуыма инандылар. Ике егетне үз урыннарына утырттым.

"Татар эстрадасына тавыш-гауга һәм “пиар” ясап килеп кердем" 

- Гөлназ Асаеваны тавыш-гауга чыгара торган артист дип беләләр. Ул җырлары белән түгел, “пиар” ясап танылды диючеләр күп. Үзең моңа ничек карыйсың? Килешәсеңме?

- “Факт есть факт” дияләр бит әле. Бу очракта да шулай. Башкортстанда мин “пиар” аша танылмадым. Мин кечкенәдән әти-әнием белән гастрольләрдә җырлап йөрдем.

Әйе, Татарстанга, эстрадага менә шулай тавыш-гауга һәм “пиар” ясап килеп кердем дип әйтергә була. Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары бик яхшы эшлиләр. Берәр хәлне тиз арада эләктереп алалар да, миннән сорап, шул арада ук язып куялар. Халык кызыксынып укый, шул рәвешле, әлбәттә, танылу алдым. Безнең Башкортстанда хәбәрләрне алай һәрдаим һәм оператив язып бармыйлар.



“Пиар” аша танылуның бернинди начар ягын да күрмим. Чөнки башка сыймаслык акылсызлыклар эшләп йөрмим. Шулай ук басылып чыккан язманың 70 проценты дөрес булмаска да мөмкин. Безнең заманда “пиар” юл белән танылуны кирәк дип саныйм.

"Радик җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел"

- Элвин Грей белән очрашып йөрисезме, юкмы? Сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

- Радик белән без күптәннән дуслар. Ул миңа 14 яшьтә дуэт яздырырга тәкъдим итте. Ходай язмагандыр инде, ул чакта бу эш барып чыкмады һәм без дуэт яздыра алмадык. Менә шуннан бирле без аралашып киттек. Очрашып йөрдек дип әйтергә дә була. Утсыз төтен булмый бит. Икебезнең арада мәхәббәт хисләре булып алгандыр.

Радикны мин тырыш, җырчы егет буларак хөрмәт итәм. Ләкин аны тормыш иптәшем, балаларымның булачак әтисе итеп күрмим. Бүген аның белән җитди мөнәсәбәтләр кору хакында уйламыйм. Кем белә, бәлки киләчәктә бу фикерем үзгәрер.


- Белүемчә, Радикны синең гаиләң кабул итми. Аның белән җитди мөнәсәбәтләр корырга теләмәвеңә шул сәбәпче түгелме?

- Юк. Әти-әнием дә Радикны җырчы буларак нык хөрмәт итә. Дөрес, карт әтәем аның стилен аңламый. Аңа Ришат Төхватуллин кебек тыйнак, акыллы егетләр ошый. Радик бөтенләй икенче төрле кеше бит. Бабаем аны сәхнәгә ертык чалбар киеп чыкканы, сәхнәдә миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганы өчен тәнкыйтьли. Хәзер барысы да яхшы, карт әтәйгә барысын да аңлатып бирдем. Ул Радик кирәкми, миңа тиң түгел дип бик нык кайгырган иде.

- Радик дуслар гына булып калуга ризамы? Тулысынча Интертат.ру сайтыннан укый аласыз.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Солтан Исхаков

 

Чыганак:Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X