Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Гөлназ Сәфәрова чын хайван икән, аны яратмый башладым…”

Гөлназ Сәфәрава шәхси инстаграм битендә Ландыш Нигъмәтҗанова белән клип төшергән вакыттагы фотосын урнаштырган. Әлеге сурәттә Гөлназ да, Ландыш та мәктәп формасыннан. Клипның авторы Гөлназ Сәфәрова сюжет буенча Ландыш белән Фәрит арасын бозган, явыз кыз ролендә дә уйный. Әлеге клип дөнья күргәннән соң, бер ханым “Сәфәрова чын хайван икән, аны яратмый башладым”, дип гәҗиткә язып чыккан.

Әлеге фото шактый фикерләр җыйган. “Шулай дип язганнар икән, димәк сез шәп актриса”, “Кайбер кеше өстән генә күз йөртә шул. Тирәнрәк уйларга башына да килми. Тырыш ханым Сез, хөрмәт итәм”, “Миңа, Гөлназ, шундый рольләрдә уйнаучылар ныграк ошый. Ничек шул кадәр оста уйнарга була икән, дип шаккатып карап утырам”, “Димәк клип зур осталык белән төшерелгән. “Хайван” сүзен, бик эмоциональ кеше язган инде”, “Клипны карадым. Бик матур. Чын сөю тарихы һәм ул шундый чын актерлар һәвәслеге белән уйналган, монда режиссер да, Ландыш белән Фәритнең бер-берсен чынлап сөюләре дә роль уйнагандыр. Яратып карыйм бу клипны, мәктәп елларына алып кайта. Молодцы”, дип уртаклашканнар Гөлназның язылучылары.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев