Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Сәфәровадан өр-яңа проект

"Татар радиосы" алып баручысы Гөлназ Сәфәрова яңадан-яңа, креатив проектлар уйлап табып кына тора. Менә чираттагысы - "Мин" дип атала. - Матурлыкны барыбыз да ярата. Матур киенгәннәрне күргәндә "стильный", "матур", "кепкаң килешә" һ.б. комментарийлар язабыз. Бигрәк тә сәхнә кешеләренең матур фотоларына карап сокланабыз. Һәркем "иң-иң" булырга тырыша. Ә ник булмаска?! Мин...

"Татар радиосы" алып баручысы Гөлназ Сәфәрова яңадан-яңа, креатив проектлар уйлап табып кына тора. Менә чираттагысы - "Мин" дип атала.

- Матурлыкны барыбыз да ярата. Матур киенгәннәрне күргәндә "стильный", "матур", "кепкаң килешә" һ.б. комментарийлар язабыз. Бигрәк тә сәхнә кешеләренең матур фотоларына карап сокланабыз. Һәркем "иң-иң" булырга тырыша. Ә ник булмаска?! Мин матурлыкка өнди, хатын-кызны үзгәрешкә этәрә торган социаль телевизион проект эшләргә булдым. Проект "Мин" дип аталачак. Ни өчен "Мин"? Чөнки бары тик үз көченә ныклап ышанган кеше генә өздереп "Мин" дип әйтә ала. Бу дөньяда бик күп нәрсә үз-үзеңә ышанудан башлана. Көзгегә туры карап "Мин" дип әйтер өчен башкалар белән аралашырга, үз максатыңа ирешер өчен аягыңда нык басып торырга кирәк. Эчке дөньягызны каршылыклар, тышкы кыяфәтегездәге җитешсезлекләр, кимчелек комплекслары... Боларның барысы белән дә чын профессионаллар командасы көрәшәчәк! Әлеге проектта тышкы кыяфәте белән бергә үзен һәм фикерләвен үзгәртергә теләгән һәр кеше катнаша ала, - дип язган Гөлназ "инстаграм" битенә.

Берничә сәгать эчендә күпләр катнашырга теләк белдергән инде. Ярый, кешеләргә файдасы булсын!

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев