Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлназ Сираева яңа тапшыру алып бара башлаган

Эстрада артистлары арасында радио яки телевидениедә алып баручы булып эшләүчеләр шактый. Әйтик, Ландыш, Ильвина, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Айрат Ильясов, Мөнир Рахмаев, Ранил Нуриев һәм башкалар. Гөлназ Сираева да Чаллыдагы "Күңел" радиосында үзен алып баручы ролендә сынап карарга уйлаган. Яңа тапшыру кемнәр турында, Гөлназга яңа һөнәре җиңел биреләме? Җырчының үзеннән сораштык....

Эстрада артистлары арасында радио яки телевидениедә алып баручы булып эшләүчеләр шактый. Әйтик, Ландыш, Ильвина, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Айрат Ильясов, Мөнир Рахмаев, Ранил Нуриев һәм башкалар. Гөлназ Сираева да Чаллыдагы "Күңел" радиосында үзен алып баручы ролендә сынап карарга уйлаган. Яңа тапшыру кемнәр турында, Гөлназга яңа һөнәре җиңел биреләме? Җырчының үзеннән сораштык.

- "Гөлназда - кунакта" тапшыруы Татарстанда яшәүче уңышка ирешкән шәхесләр турында. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, шул исәптән артистлар да булачак. Өч тапшыруыбыз матур гына узып китте. Ул атнага бер тапкыр - сишәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә туры эфирда була, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.

Гөлназ һәрвакыт яңалыкка омтыла, белем ала, үзен үстерә. Үзе дә: "Кеше үсешкә омтылмаса, яшәүнең мәгънәсе булмас иде", - ди. Алып баручы роле Гөлназның күңеленә хуш килгән. Хәер, ул болай да төрле мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә иде. "Әмма бу икесе ике төрле әйбер икән. Туйда яисә сольный концертта вакыт ягы чагыштырмача зур. Гадәттә, мәҗлес салмак кына башланып китә һәм ахырга таба кыза башлый. Ә тапшыру нибары 1 сәгать тирәсе бара, вакыт чикле. Һәм менә шушы вакыт эчендә мин барысын да күрсәтергә, теманы тулысынча ачарга тиеш. Шуңа да беренче тапшыру кыенрак бирелде. Өйрәнәм генә бит әле", - ди җырчы.

Бу көннәрдә Гөлназ туган ягы - Минзәлә якларында җиләк җыю белән мәшгуль булган. "Быел гомеремдә беренче тапкыр каен җиләге җыйдым. Каен җиләгенә барган юк иде әле, ул ел да быелгы кебек уңмый. Ике көнгә 5 литр җыелды", - ди Гөлназ. Җырчының иҗатында да күңелле яңалык бар: моңарчы туганнар, әти-әни турында гына җырлаган Гөлназ бөтенләй башка юнәлештәге "SMS" исемле җыр яздырган.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев