Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәл Уразова "186 илгә визасыз-чуртсыз керә торган "гражданин Мира" Муса Маликов белән казанлыларга сюрприз әзерли

Муса Маликовны татарда белмәгән кеше юктыр. Өлкәннәр аны 90нче елларның талантлы баласы дип белә. Урта буын – телевизордан карап үскән үзенең яшьтәше дип. Дөрес, яшьләр, яшүсмерләр Муса белән таныш булмаска мөмкин, чөнки ул соңгы елларны бик күренми. “Күренми” дигәнебез татар эстрадасында бик катнашмый.

Мусаны хәзер бөтен дөнья кешесе дип әйтсәң дә була, дип яза urazova.ru сайты. Һәрхәлдә, Гүзәл Уразова аны шулай ди.
Гүзәл аның турында: “Мусаны бик талантлы дип әйтсәм, аз булыр. Виртуоз дисәм дә аз булыр кебек. Ә, иң мөһиме, бик гади, кешелекле. Безнең группада аны бик хөрмәт итәләр. Бер генә проблема бар. Кунакханәгә урнаша башласак, Мусаны кертми торалар. Көч-хәл белән аңлатабыз. Ул “гражданин Мира”, аның паспорты да кеше аңларлык түгел, 186 илдә килеп бер визасыз-чуртсыз яши ала ул”, - ди.

Сүз уңаеннан, Гүзәл Уразованың Казандагы концертларына бик аз вакыт калып бара. 1-5 ноябрь көннәрендә УНИКС концертлар залында зур шоу-тамаша булачак. Концерт программасының девизы: «15 ел тугры тамашачыларыбыз хакына». Шушы елларда сез яратып өлгергән җырлар: "Тимәсен тик күзләрем", "Син җитмисең җанга" һәм өр-яңа җырлар да булачак.

Матбугат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бигрәк матур уйный инде Муса. Бик талантлы дип әйтсәм, аз булыр. Виртуоз дисәм дә аз булыр кебек. Ә иң мөһиме бик гади кешелекле. Безнең группада аны бик хөрмәт итәләр. Бер генә проблема бар. Гостиницага урнаша башласак Мусаны кертми торалар. Көч хәл белән аңлатабыз. Ул гражданин Мира, аның паспорты да кеше аңларлык түгел 186 илдә килеп бер визасыз чуртсыз яши ала ?. Менә шулай аңа кушылып җырлый башласаң туктап булмый.. Аллабирса Казанда сезгә сюрприз әзерлибез. Күрешкәнгә кадәр дуслар! #гузельуразова #ильдархакимов #15ел #мусамаликов #саксофон #песня #татарскаямузыка Якташым Мәсхүт Имашев көе.

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)