Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәл Уразова җанатарларын җыеп кунак иткән

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм "Гүзәл-Илдар" җыр театры директоры Илдар Хәкимов төрле төбәкләрдә яшәүче тугры җанатарлары, иҗатына гашыйк булучылар белән очрашу оештырды. Очрашуга Мәскәү, Екатеринбург, Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләреннән 30лап җанатар килгән, араларында 7-8 яшьлек балалар да бар. Гүзәл һәм Илдар кунаклар өчен кызыклы программа әзерләп куйган. "Казанның иң...

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм "Гүзәл-Илдар" җыр театры директоры Илдар Хәкимов төрле төбәкләрдә яшәүче тугры җанатарлары, иҗатына гашыйк булучылар белән очрашу оештырды. Очрашуга Мәскәү, Екатеринбург, Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләреннән 30лап җанатар килгән, араларында 7-8 яшьлек балалар да бар.

Гүзәл һәм Илдар кунаклар өчен кызыклы программа әзерләп куйган. "Казанның иң истәлекле урыннарының берсе булган Иске Татар бистәсенә, Кремльгә, Кол Шәриф мәчетенә бардык. Һәр җанатарыма дога китабы алып бүләк иттем. Очрашуыбыз да Рамазан аеның беренче көненә туры килде. Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң, "FUN24" күңел ачу үзәгенә юл тоттык. Кич белән исә "Корстон"да матбугат очрашуы узды", - дип сөйләгән Гүзәл Уразова.

Ике сәгать дәвам иткән матбугат очрашуында җанатарлар артистлар белән генә аралашып калмаган, интернет челтәрендә эшләү, сайтны үстерү, популярлаштыру буенча белгечләрдән киңәшләр дә ишеткән. "Җанатарлар социаль челтәрдәге төркемнәребезне алып бара. Һәркайсы өлкәннәр кебек фикер йөртә, аларга зур өметләр баглыйм. Җанатарларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырып, аларны шәһәр үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдык. Гомумән, очрашуыбыз һәркемгә кызыклы һәм файдалы булып, җанатарлар канәгать калгандыр дип ышанам", - ди Гүзәл.

Бу чара Гүзәл һәм Илдар тарафыннан дүртенче ел рәттән оештырыла. Җанатарлар арасында Казанга тәүге тапкыр килүчеләр дә булган. Артистлар әйтүенчә, якын киләчәктә әлеге матур очрашудан мини-фильм иҗат ителәчәк. Әйтергә кирәк, Гүзәл һәм Илдар - татар эстрадасында җанатарлары белән мондый җылы очрашулар оештыручы бердәнбер артистлар.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев