Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

ГҮЗӘЛ УРАЗОВА ДОКТОР АЛБАННАН ТАТАР ЯСАДЫ

Чаллыга Африка җырчысы килде һәм Гүзәл белән бергәләп сәхнәдә кыздырды. Кыздыра торгач, татарга да әйләнеп куйды.

 

Ничекме? Бик гади: түбәтәй ярдәмендә. Гүзәл Уразова Доктор Албанга татар милли баш киеме бүләк итте. Килешеп тора үзенә. Докторга бик ошады, дип сөйләде Гүзәл.

Албан гади кеше булып чыккан. "Син дә, мин, гади кеше инде. Молодец!", ди Гүзәл Уразова. 

Мәйданга 30 меңгә якын кеше килгән. Алар, Гүзәл белән Албанга кушылып, рәхәтләнеп җырлаганнар, биегәннәр.

Доктор Албан Нигериядә туган, Швециядә яши. Аның "It`s My Life", "Hello, Africa" җырлары узган гасырның 90-нчы еллары хиты булды. 

Җырчының Чаллыга моңа кадәр дә килгәне бар иде. Соңгы тапкыр былтыр "Авторадио"ның 15 еллыгында чыгыш ясады.

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Чаллыдан соң Башкортстанга юл тота. Алар Туймазы районының Карамалы Гобәй авылында һәм Стәрлетамак шәһәрендә чыгыш ясачак. 

 

Фото: скриншот инстаграм

http://urazova.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X