Теләче Информ

Гүзәл Уразова елап 44 самолет арасында чит балалар имезүен искә ала [видео]

Күптән түгел “Адәм белән Һава” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова татар эстрадасының иң матур пары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә кунакта булып китте.

Артистлар Яңа 2019 елга зур өметләр баглап, яңа зур планнар кора. Еракта калган истәлекләре белән дә уртаклаша. Шундый бер вакыйганы сөйләгәндә, Гүзәлнең күзләре яшьләр белән тулды хәтта.

Кызы Элларига бер ай булган чакта Гүзәл Мәскәүгә концерт куярга чыгып китә. Ул утырган очкыч һәм тагын 44 самолет, начар һава торышы аркасында Түбән Новгород аэропортына төшә. Күкрәкләре тулышкан җырчы чарасызлыктан, аэропортта чит кеше балаларын имезә хәтта. Гүзәл үзе бу хакта бик хисләнеп сөйли, күңеле тула. Бу, мөгаен, тапшыруның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр.

“Адәм белән Һава”ның әлеге чыгарылышын күрәмәгән булсагыз, сайтыбыздан карагыз:

 

Реклама

Фото: скриншот

http://urazova.ru

  •  
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: