Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәл Уразова: «Президентыбызга «Татар җыры»ның икенче бүлеген күрсәтергә кирәк иде...» (видео)

Салават Камалетдинов фотолары Бүгенге көндә татар эстрадасы артистларының башкару осталыгы, репертуары, сәхнә киеме, кыскасы, эстраданың бүгенге халәте бөтен татар җәмәгатьчелеген борчый. Халык та, җитәкчелек тә эстрадага кагылышлы үзгәрешләр, яңалык көтә. Бигрәк «Татар җыры»на зур өметләр багладылар. Миңа калса, фестивальдә бу үзгәрешләрнең башлануы тоелды: Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның дуэт җырын...

Салават Камалетдинов фотолары

Бүгенге көндә татар эстрадасы артистларының башкару осталыгы, репертуары, сәхнә киеме, кыскасы, эстраданың бүгенге халәте бөтен татар җәмәгатьчелеген борчый. Халык та, җитәкчелек тә эстрадага кагылышлы үзгәрешләр, яңалык көтә. Бигрәк «Татар җыры»на зур өметләр багладылар. Миңа калса, фестивальдә бу үзгәрешләрнең башлануы тоелды: Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның дуэт җырын чын үзгәреш дип атарга мөмкин.


Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Elvin Grey (Радик Юльякшин) башкарган «Красивая, хороший» җыры чын мәгънәсендә елның хит җырына әверелде. Менә бу, чыннан да, үзгәреш! Ник дигәндә, әгәр бу җыр Мәскәүдә, яисә башка илдә тәкъдим ителсә, аны шулай ук яратып кабул итәрләр иде. Чөнки ул, чынлап та, эстрадага яңалык алып килде, яңа сулыш бирде. Шунысы да мәгълүм: җыр татар телле радиоларда гына яңгырамый, аны рус радиолары да әйләндерә. Татар җырын, моңын киң дөньяга яңгыратырга омтылабыз түгелме соң? Гүзәл Уразова үзе язган музыкада көнбатыш алымнары да бар, бу җырны яше дә, өлкәне дә күтәреп алды. Һәм юкка гына аны «Татар җыры» фестивален төгәлләүче җыр итеп куймаганнардыр.


- Минемчә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка «Татар җыры»ның беренче бүлеген түгел, ә икенчесен күрсәтергә кирәк иде. Кызганыч, ул Радик белән башкарган җырыбызны күрә алмады. «Красивая, хороший» җыры - республика җитәкчесе әйткән үзгәрешләргә таба бер адым дип саныйм. Ул, чыннан да, халык яраткан җырга әверелде, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова.


Ләкин татар эстрадасы, татар шоу-бизнесы белән татар сәнгатен бутарга һич ярамый. Һәркайсының үз урыны, үз дәрәҗәсе, үз чаралары, бәйгеләре һәм лауреатлары бар. Татар сәнгатенең халәте күпкә сөендерә. Аллага шөкер, моңлы җырчыларыбыз, өметле яшьләребез бар. Аларны тәрбияләүче, киендерүче остазларга рәхмәт. Ә менә татар эстрадасын, шоу-бизнесын, чынлап та, үзгәртергә кирәк сыман. Заманча һәм шул ук вакытта татар рухы белән сугарылган, дөньяга чыгарырлык, чит ил радиоларында әйләндерерлек җырлар тупларга кирәк. Гүзәл белән Радикның җыры әнә шул таләпләргә туры килә бит.

Сүз уңаеннан, быелгы «Татар җыры» фестивалендә Илдар Хәкимов «Әй, әткәем» исемле тирән эчтәлекле җыры белән «Татар радиосы»ның махсус бүләген алды. Гүзәл Уразова исә «Ромашкалар» җырын башкарып «Халык мәхәббәте» номинациясендә бүләкләнде. Җырчының бу номинациядә җиңүе беренчесе түгел икән. Шуны да әйтергә кирәк: быел Гүзәл башка артистлардан аермалы буларак, ике төрле образда чыгыш ясады. Сары төстәге гаҗәеп матур күлмәге дә, диңгез төсендәгесе дә җырчыны сәхнәдә тагын да затлы итеп күрсәтте.


Халык мәхәббәте дигәннән, быелгы «Татар җыры»нда Фирдүс Тямаев белән Филүс Каһиров та тамашачының көчле алкышларына лаек булды. Һәм иманым камил, Ришат Төхвәтуллин катнашса, аны да халык шулай ук югары дәрәҗәдә кабул итәр иде. Бу - бүгенге эстраданың популяр артистлары, халык яраткан җырчылар. Өлкән артистлардан кала, әлбәттә. Әмма яшьләргә дә зур өметләр баглыйсы килә. «Татар җыры»нда катнашкан яшь башкаручыларның үз тавышлары белән җырлавы сөендерде, чөнки фонограммага җырлаган җырчы үсә алмый, аның киләчәге юк.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев