Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәлия белән Радик Юльякшин яңадан дуслашкан, диләр

Быел җәй башында эстраданың популяр җырчылары Гүзәлия белән Радик Юльякшин арасында авторлык хокуклары аркасында низаг чыккан иде. Хәтерләсәгез, Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында игълан итте. Бу хәлдән соң һәммәбез дә Гүзәлия белән Радикның дуслашуын көттек, чөнки бу иҗади тандем иҗат иткән...

Быел җәй башында эстраданың популяр җырчылары Гүзәлия белән Радик Юльякшин арасында авторлык хокуклары аркасында низаг чыккан иде. Хәтерләсәгез, Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында игълан итте. Бу хәлдән соң һәммәбез дә Гүзәлия белән Радикның дуслашуын көттек, чөнки бу иҗади тандем иҗат иткән әсәрләрнең һәркайсы хитка әверелеп бара. Һәм, ниһаять, ике дус очрашып уртак фикергә килгән, үзара аңлашкан!

- Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау ике якның да тынычлыгын тәмам югалтты. Сиздермәскә тырышсак та, икебез дә бик борчылдык, бу низагны авыр кичердек. Бу аңлашыла да, чөнки озак вакыт дәвамында дус һәм тату булып хезмәттәшлек иттек, һәр җырны фикерләшеп яздык. Илһам теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин: Радик төнлә дә шалтыратты яисә хәбәр язды. Мин, үз чиратымда, төнлә торып аранжировка яки җыр тыңладым. Бу яктан бер-беребезгә охшаганбыз, икебез дә тиле, яхшы мәгънәдә, әлбәттә! Җыр язгач та, иң элек аны Радикка бирә идем, чөнки нәкъ менә ул аны мин ишетергә теләгәнчә башкара ала. Аңа да минем белән эшләве рәхәт, җайлы, һәрвакыт бер-беребезне аңлыйбыз. Радик минем җырларымда яши, алар аның образына, стиленә, күңел халәтенә туры килә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлия.

- Инде икебез дә тынычландык. Бу хәл безгә бик яхшы дәрес булды, шуңа күрә бер-беребезгә юл куеп, кичерергә булдык. Икебез дә бик эмоциональ һәм кире кешеләр. Бер-беребезгә кирәк булуыбызны аңладык. Низагны дәвам итүнең мәгънәсе юк. Үз көчебезне, талантыбызны матур һәм эчтәлекле җырлар иҗат итүгә багышларга телибез. Тамашачының бездән яңадан-яңа иҗат җимешләрен көтүен дә беләбез һәм шулай булачак та! - дип белдерде бертавыштан Гүзәлия белән Радик.

Күпләрне Радик Юльякшинның Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән "Яныңа агылам", "Югалтасым килми", "Ай ли җанашым", "Кабатла", "Бәхетемнең йозагы", "Карашлар арасында", "Кара каш" җырларын репертуарына кайтаруы кызыксындыра. Артистлар белдерүенчә, Elvin Grey әлеге җырларны киләчәктә дә башкарып, тамашачысын сөендерәчәк!

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X