Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Халык артистлары 1300000 кеше карап өлгергән «Татарка-Алтын» клибы турында нинди фикердә?

Бүген Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын ике көн дәвамында 1300000нән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара. Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен...

Бүген Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын ике көн дәвамында 1300000нән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара.

Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус төшерелгән. Җырны иҗат итүчеләр максатларына иреште булса кирәк, клип, чынлап та, интернет челтәрендә яшен тизлегедәй таралды. «Татарка-Алтын» клибы, аның башкаручысы турындагы фикерләрен белергә теләп, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары белән сөйләштек.

Хәния Фәрхи: Татар кызының «т» хәрефе дә юк! Клип коточкыч!

ИлСаф: Мин бу клиптан бер дә канәгать түгел. Россия халкы - сатлыкҗан халык, үз кыйммәтен күрә һәм бәяли белми. Ни өчендер Европага табыналар. Музыка, клип буенча чит илгә охшарга, артта калмаска тырышалар...

Зәйнәб Фәрхетдинова: Җырчы кызга афәрин! Клипны үзенчәлекле итәргә теләгән һәм моңа ирешкән!

Айгөл Бариева: Нинди сәнгать, нинди зәвык?! Бу сүзләр монда, гомумән, якын торырга тиеш түгел. Бердәнбер плюс - татар телендә! Калганы коточкыч! Татар кызлары нинди булмаска тиеш - бу клип шул хакта.

Илнар Сәйфиев: Клип миңа ошамады! Җырның да, клипның да мәгънәсе, эчтәлеге бөтенләй юк.

Илсөя Бәдретдинова: Клипны ике тапкыр рәттән карадым. Минемчә, мондый клиплар да булырга тиеш. Яшьләр чит илнең Риана кебек җырчыларын, аларның ярымшәрә төшкән клипларын кабул итә, төнге клубларда шул җырларга бии. Чит илнекенә биегәнче, татарныкына биесеннәр. Бәлки минем белән килешмәсләр, ләкин руслашып беткән татар яшьләре «задница»ның татарчасын белсә дә, клипның файдасы бар дигән сүз. Кыз татарча җырлый, үзен «мин алтын», ди. Һәр кеше үзенә кадерле. Кеше үзен алтын дип саный икән, моның нинди начар ягы бар? Бөтенләй шәрә төшмәгән, суицидка өндәми. Мондый клипның да булырга хакы бар, дип уйлыйм.

Клипны карап узыгыз:

Интертат.ру

Р.С. Минемчә, җырның сыйфат ягы аксый, әлбәттә. Бу әле йомшак итеп әйткәндә. Әмма, икенче яктан, иң "текә" татар җырлары да еллар буена да аның кадәр караулар җыя алмый, бәлки әлеге җыруның популярлашып китүе татар эстрадасына, мәсәлән, Радик Юльякшинга Рәсәй күләмендә популярлыкка юл ачар, татар булмаган халыклар да безнең җырлар белән ныклап кызыксына башлар? Ә сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев