Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа: "Хәния кечкенәдән җырчы булырга хыялланды"

87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде. Бүген, 28 июльдә, Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. "Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: "Мин җырчы булам", - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда...

87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде.

Бүген, 28 июльдә, Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. "Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: "Мин җырчы булам", - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда бөтен бала-чаганы җыеп, концертлар куя иде. Кыш көне булса, чыршы утырта итек, балалар аның белән җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнә иде...", - дип искә алып сөйләгән җырчының әнисе Фәния Әзмөхәммәтова Башкорстанның БСТ телеканалына.

Мәгълүм булганча, Хәния Фәрхи 87 яшьлек әнисе янына кунакка кайткан булган. 27 июльдә аның йөрәге туктый. "Балалар кайтты да: "Әни, Хәния китте...", - диләр. Мин: "Кая китте", - дип сорыйм, әллә Казанга кайтып җиткәнме дим, баштан аңламыйча тордым. Аны әле генә балалар озатып, үзләре кунакка гына киткән иде, ә Хәния өенә кайтып китте. Шуннан соң миңа Хәния мәңгегә китте, дип әйттеләр...", - дип сөйләгән Фәния апа кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев