Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илназ Ханафиев ни өчен рэп юнәлешен ташлап эстрадага күчкән? Бу һәм башка кызыклы фактлар турында җырчы белән әңгәмә

Автор башкаручы Илназ Хәнәфиевне күпләр рэп башкаручы ИльХан буларак белә. Моннан 6-7 ел элек ул фаҗигале төстә якты дөньядан киткән егетләргә багышлап җырлар иҗат итте, хәтта клиплар да төшерде. Аның иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмады, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Тик Илназ кинәт рэп юнәлешеннән эстрадага күчте. Җырчыны рэпны ташлап...

Автор башкаручы Илназ Хәнәфиевне күпләр рэп башкаручы ИльХан буларак белә. Моннан 6-7 ел элек ул фаҗигале төстә якты дөньядан киткән егетләргә багышлап җырлар иҗат итте, хәтта клиплар да төшерде. Аның иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмады, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Тик Илназ кинәт рэп юнәлешеннән эстрадага күчте. Җырчыны рэпны ташлап эстрада җырларын язарга нәрсә этәрде икән?

- Илназ, "Бер-бер артлы яшьләр үлә" һәм "Тыныч йокы, егетләр" җырларыңны әле дә искә алалар. Соңгысы туган ягың Теләче районында юл һәлакәтендә һәлак булган егетләргә багышланды. Клип төшерүгә егетләрнең якыннары каршы килмәдеме?

- "Бер-бер артлы яшьләр үлә" җыры Виталий исемле дус егетемә багышлап иҗат ителде. Ул 17 яшендә аттан егылып башын имгәтте, ә күпмедер вакыттан соң комага китеп, вафат булды. Аңа багышлап җыр язуымны әнисе сорады. "Тыныч йокы, егетләр" җыры мәрхүмнәрнең дуслары үтенече белән язылды. Җырны язганчы, һәлак булган егетләрнең әти-әниләреннән рөхсәт сорадым. Әзер булгач, тыңлаттым, ошаттылар. Аннан соң клип төшерүне үтенделәр. Мин исә "әти-әни роленә башка геройларны сайлыйк, сезгә төшәргә авыр булачак", дип күндерергә тырышсам да, каршы килделәр. "Без авыр кайгыны күтәргән кешеләр, клипта төшү - безнең өчен чүп кенә, үзебез төшәр идек", - дип белдерделәр.

- Рэп стилендә барлыгы 20ләп җырың бар. Бу юнәлешне ташларга нәрсә мәҗбүр итте?

- Беренчедән, клип дөнья күргәч, интернет челтәрендә төрле фикерләр язылды. Шуларның берсе күңелгә тиде: кеше кайгысыннан көләсең, синең йөрәгең юк, пиар ясыйм дип, бәет темасына махсус алынгансың! Бу сүзләр миңа шулкадәр нык тәэсир итте ки, рэптан китәргә булдым. Дөрес, җыр сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Бер ханым яман чирдән үлгән кечкенә баласына багышлап җыр язуымны сорады. Яза алмыйм дип гафу үтенгәч, үпкәләде. Икенчедән, рэп - авыр жанр, аны радио-телевидениегә алмыйлар, худсовет аша үткәрмиләр. Әлбәттә, рэпны яшьләр ярата, ләкин минем теләгем - яшьләргә генә түгел, ә халык күңеленә якынаю.

- Хәзерге вакытта "Гомер юлы" исемле җырың аеруча популярлашып китте. Аның көен дә, сүзләрен дә үзең иҗат иткәнсең. Үзең язган җырларны гына башкарасыңмы?

- Әйе, бүгенге көндә үзем иҗат иткән җырларны гына җырлыйм. Шигырен дә, көен дә үзем язам. Илһам ташламый, Аллага шөкер. 15ләп җырым бар. Шигырьләр җайлы иҗат ителә, әйтерсең лә кемдер әйтеп барган кебек. Көй язу исә тагын да җиңелрәк бирелә. Җырларымны башка җырчылар да башкара. Әйтик, Ләйсән Сөнәгәтова, Рамил Шәрәпов, Диләрә Шәйхиева, Миләүшә Сәгъдуллина һәм башкалар. Реваль Хисмәтуллин, Наил Табанаков кебек авторлар белән хезмәттәшлек итәм.

- Илназ, син мәҗлесләр дә алып барасың бит әле. Алып баручы булып эшләү дәверендә көтелмәгән хәлләр булганы бармы?

- Әле эшли генә башлаган мәлдә булды бу хәл. Юбилей буласы кафега килеп төшкәч, шуңа игътибар иттем: өстәлдә спиртлы эчемлекләр бөтенләй юк. Кафе хезмәткәрләреннән сорагач, табынның хәләл булуын әйттеләр. Мин коелып төштем, чөнки хәләл мәҗлескә аерым әзерлек кирәк. Башымда түбәтәй юк, артистларның киемнәре мондый форматка туры килми. Сөйләм, әдәп ягына басым ясарга кирәк. Әмма бераздан кафега спиртлы эчемлекләр күтәреп мәҗлес хуҗалары килеп керде. Кафе хезмәткәрләре башка чара белән буталган булып чыкты. Мәҗлесләр алып баруыма 5 ел. Программа белән эшләмим, нигездә ул халык белән аралашуга корылган. Билдән түбән бәйгеләр үткәрмим.

- Рәсми рәвештә берәр кайда эшлисеңме?

- Автосервис, шиномонтаж кибетләренә автомобиль кирәк-яраклары сатып алып китерү белән шөгыльләнәм.

- Гаилә тормышың ничегрәк?

- Бүгенге көндә Теләчедәге туган нигеземдә әти-әнием белән яшим. Гаиләдә без 3 бала, мин - төпчеге. Төпчек булсам да, иркә булып үсмәдем, абыйларым миңа каты торды (көлә). Ике абыем да өйләнгән, балалары бар. Мин әлегә өйләнмәгән.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев