Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова Әгерҗедә "ял итә"!

Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда өч бүлмәле фатир алуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә җырчы өенә яңа җиһазлар алган, матур гөлләр утырткан. "Күптән әйтелгән нәзеремне тормышка ашырдым - яңа нигездә Коръән ашы укыттым. Өем тагын да ямьләнеп киткән сыман булды", - ди Илсөя. Май бәйрәмнәрендә Илсөя Бәдретдинова...

Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда өч бүлмәле фатир алуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә җырчы өенә яңа җиһазлар алган, матур гөлләр утырткан. "Күптән әйтелгән нәзеремне тормышка ашырдым - яңа нигездә Коръән ашы укыттым. Өем тагын да ямьләнеп киткән сыман булды", - ди Илсөя.


Май бәйрәмнәрендә Илсөя Бәдретдинова җырчы Илназ Гарипов белән Әгерҗе районы буйлап концертлар куя. Илсөя - һәрнәрсәдә матурлык күрә, һәрнәрсәнең кадерен белә, вакытын һич әрәмгә үткәрми торган тырыш һәм бик гади кеше. Көндезләрен ул авыл халкы белән аралашып йөри, велосипедка утырып, җырлый-җырлый авыл урамнарын урап кайта. Ул гына да түгел, Илсөя белән Илназ пычракка баткан кәҗәне дә коткарган әле!


- Рәхәтләнеп мунча керәм, чәчемне - кычыткан, тәнемне дару үләннәре төнәтмәсе белән юам, битемә тоз белән болгатылган бал сөртәм. Мунчадан чыккач, карлыган яфраклары белән чәй эчәм. Килгән саен якты йөз белән каршы алган Йосыф абый белән Гөлфирә апага мең рәхмәт! Гомумән, 13 ел эшләү дәверендә кая гына барсак та, каршы алып торучы мәрхәмәтле кешеләр бар. Алар белән инде дуслашып, туганлашып беттек. Әбием: "Юлыңда гел яхшы кешеләр генә очрасын", - дип әйтә иде. Сүзләре кабул булган, күрәсең, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев