Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда әнисенең ФОТОсын күрсәтте

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез): "Бик яшьли китте минем эни.. 55 яшьтэ.. Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...»...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез):

"Бик яшьли китте минем эни.. 55 яшьтэ..
Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...» дигэн сузлэрен гел искэ тошерэм. Гел узенэ хэм безгэ кызык табып нэрсэдер уйлап чыгарулары... доньясын онытып безнен белэн уйнаулары ,э ин мохиме шул уен аша безне нэрсэгэдер ойрэтулэрен хэзер генэ анлыйм.
Салкын тидереп чирлэгэндэ ,чилэккэ мэтрушкэ ,бэрэнге,ниндидер улэннэр салып кайната иде дэ,шуны идэнгэ куеп,мине янэшэ утыртып зууур половник белэн болгатырга куша иде остэн юрган каплый Эни тышкы якта,мин эчке якта жырлый идек икэу « Ишетмииииим...ныграк кычкырып жырлааааа...»,-ди эни Элбэттэ ныграк сулаган саен улэн тонэтмэсе эчкэ ныграк керэ... Аннан шул юрган белэн отереп караватка салада,борынны гына чыгарып калдырып нык-нык итеп кочаклап йоклата иде... Ничек олгергэн ул барсынада?... Тегэ,чигэ,пешерэ,жыя... Ике сыер,ике угез, сарай тулы сарык,тавык,каз,урдэк,индоуткалар... бакча... Ой тулы халык... Барыбызга игьтибарлы,ботен жирдэ чисталык...голлэр... тэмле ризык исе... гел матур киенгэн,уз-узен караган,елмайган... ЭНИ! ЭНИ! ЭНИ!"

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев