Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова Казан үзәгендә диван сату кибете ача

Җырчылар арасында үз бизнесларын булдыру турында имеш-мимешләр даими ишетелә. Фәлән җырчының кибете бар, төгән җырчының ягулык салу станциясе. Әмма ул объектларда әлеге җырчыларны берсенең дә күргәне юк. Илсөя Бәдретдинова исә бизнеска чынлап тотынмакчы. Таныш эшмәкәрләре аны бизнес-партнер булырга чакырган. Шулай итеп, җырчы Илсөябез Казан үзәгендә диваннар сата башламакчы. Сату ноктасы...

Җырчылар арасында үз бизнесларын булдыру турында имеш-мимешләр даими ишетелә. Фәлән җырчының кибете бар, төгән җырчының ягулык салу станциясе. Әмма ул объектларда әлеге җырчыларны берсенең дә күргәне юк.

Илсөя Бәдретдинова исә бизнеска чынлап тотынмакчы. Таныш эшмәкәрләре аны бизнес-партнер булырга чакырган. Шулай итеп, җырчы Илсөябез Казан үзәгендә диваннар сата башламакчы. Сату ноктасы Нариманов урамындагы "Мебельный базар"ның яңа корпусында урнашачак. 7 октябрь көнне 12:00дә кибетне тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган.

"Үзем каршы алам. Диваннар турында үзем сөйлим. Килгән һәр кешегә кофе эчертәм. Теләгән кеше белән фотога төшәм", - дип сөйләде "Матбуат.ру" хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Шунысы кызык, моннан берничә ай элек Илсөянең экс-хәләл җефете Илфак Шиһапов та кибет ачып карады. "Татарча" дип аталган павильон Илсөянең кибетеннән ерак түгел - "Муравейник" сәүдә үзәгендә урнашкан иде. Әмма Илфакның "милләт өчен соңгы талпынышы" барып чыкмады. Милләт арты белән борылды. "Җәй ае. Несезон. Көздән тагын ачарга исәп. Әмма бу урында түгел, башка җирдә. Бу урында татарлардан бигрәк көнъяк халкы күп йөри икән", - дип аңлатты ул кибет ябылуын "Артистлар.ру" сайтына. Көзләр җитте. Әмма Илфак Шиһапов белән милләт арасында аңлашу һаман да юк.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X