Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова халыкка мөрәҗәгать итә

19 август Илсөя Бәдретдинованың туган авылы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында “Авыл бәйрәме” узарга тиеш иде. Ләкин Илсөягә кайгы килде – әтисе вафат булды. Җырчы инстагамында Авыл бәйрәменең булачакмы-юкмы икәнлегенә ачыклык кертә.

“Сыный язмыш… Әтине дә соңгы юлга озаттык. Кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, авылдашларга, дусларга, коллегаларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бик ераклардан кайтучылар, әтине зиратка кадәр күтәреп баручы коллегалар, дуслар… Ходай зурласын барыгызны да. Әтине сабый баладай тәрбияләгән Люция апама, Альберт җизнәмә аерым зур рәхмәт.

Быел 19 августта “Авыл бәйрәмен” зурлап үткәрәсе килгән иде. Күңел бәйрәмчә түгел. Бәйрәм киләсе ел җәенә кичектерелә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек телим”, дип яза Илсөя.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев