Илсөя Бәдретдинова кинофильмда төшәргә җыена
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Кичә ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. "Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова. Илсөя фильда Налимә...
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Кичә ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашкан.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
"Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова.
Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.
Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы 2006 елда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда "Мулла"ны өч дәүләт театры - Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Камал театрында авылга кайткан имам Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды, Налимә ролен - Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев