Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: Сәхнә артында ни булганын тамашачы белергә дә тиеш түгел

Казанның «Пирамида» концертлар залында узачак «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калып бала. Шул форсаттан, «Болгар радиосы» җитәкчеләре, ел вакыйгасына әзерлек ничек барганын сөйләр өчен журналыистлар белән очрашу уздырды. Пресс конференциягә радио башлыклары һәм милли премия номинантлары — композитор Эльмир Низамов, җырчылар Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Илмира Нагыймова һәм Руслан Кираметдинов та чакырылган иде.

«Болгар радиосы» баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов тамашачыларны билетта күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килергә чакырды:

— Билетларда һәм афишаларда тантана сәгать кичке алтыда башлана дип күрсәтелгән, ләкин без барлык тамашачыларны инде сәгать бишенче яртыга ук «Пирамида»га чакырып калабыз. Театр вешалкадан башланган кебек, безнең тамаша да ишек төбеннән башланачак.

Быел булачак яңалыклар турында мөхәррир болай диде:

— Тамашага килүчеләрне уникаль утлы шоу көтә һәм билет алган һәр кеше махсус алтын арка аша узачак. Бу үзенчә бер символик арка, анан атлаган кеше могжизалар иленә эләгә. Арка аша узганда теләк теләсәгез, ул һичшиксез чынга ашар.

Шулай ук  радионың баш мөхәррире әйтүе буенча фойеда ук тамашачыларны Мирас, фольклор  ансамблье тере музыка белән каршы алачак. Фотозонада алып баручылар һәм үзләре теләк белдергән җырчылар тамашачылар белән фотога төшәчәген әйтте.

Быел милли премиянең төрле номинацияләрендә 33 номинант катнашачак. Шулар арасында популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да бар. Ул «Болгар радиосы»ның еллык премиясен беренче генә ел алмый. Аның киштәсендә инде 4 алтын йолдыз бар. Быел нинди җыры, нинди премиягә чыгарылганын җырчы әлегә әйтмәде, тик бу җыр, җырчының үзе өчен дә көтелмәгән булган.

«Мин быел радиога «Түзәрлек булсаң гына»  җыры белән мөрәҗәгать иткән идем. Тик минем ул җырны кире кактылар. Шулай да, үзем дә көтмәгән бер җырым номинант булды. Бәлки шулай хәерлерәк тә булгандыр, аны халык сайлаган бит.

Очрашу барышында килгән җырчылар, үзләре өчен иң теләп алынган номинация — «Халык сайлаган җыр» номинациясе икәнен дә белдерделәр. «Болгар радиосы» премиясендә бөтен җырларны да халык сайлый, тик радио җитәкчелеге номинацияне һәр җырчының иң үзенчәлекле якларына бәйле рвештә бирә, — дип аңлатты Илфар Кәримов. Быел, башка еллардагы кебек үк артистлар «Тамашачы мәхәббәте», «Елның гаилә дуэты», Иң моңлы җырчы», «Иң максатчан җырчы», «Күпкырлы җырчы», «Ел ачышы» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

Барлык тавышлар да инде саналган, номинантлар билгеле, репетицияләрнең дә төп өлеше тәмам. Җырчы Илсөя Бәдретдинова тантанага әзерлек ничек барганын сөйләде:

 Дулкынланабыз. Дулкынланмый да булмый. Залга килеп утырдың да матур тантана карадың — ул бер нәрсә, ә сәхнә артында ни булганын тамашачы белми. Дөресен генә әйткәндә, ул аны белергә тиеш тә түгел. Ул бит тантана карарга килгән. Ләкин оештыручылар нинди катлаулы һәм зур эш алып барганнарын үзләре генә беләдер. Әзерлекнең инде төп өлеше тәмам, хәзер гөрләшеп күлмәк сайлашабыз. Вотсапта уртак чат бар, шунда күлмәкләрнең фотолары белән уртаклашып фикер алышабыз, — дип сөйләде җырчы.

«Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясе инде бу атнаның шимбәсендә, (8 декабрь) Казанның «Пирамида» концертлар залында узачак.

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X