Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: Үзем теләгәнчә клип төшердем (видео)

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клибы табадан төште. Җырның сүзләре, көе, башкарылуы, клибы - бар да тетрәндергеч, күңелгә үтеп керердәй көчле. Әйтерсең, ул үз тормышы, язмышы турында җырлый. Илсөя үзе: "Үзем теләгәнчә язылган җыр һәм мин теләгәнчә төшерелгән клип бу", - ди. - Җырның сүзләрен Вәсимә Хәйруллина, көен...

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клибы табадан төште. Җырның сүзләре, көе, башкарылуы, клибы - бар да тетрәндергеч, күңелгә үтеп керердәй көчле. Әйтерсең, ул үз тормышы, язмышы турында җырлый. Илсөя үзе: "Үзем теләгәнчә язылган җыр һәм мин теләгәнчә төшерелгән клип бу", - ди.

- Җырның сүзләрен Вәсимә Хәйруллина, көен Ләйсән Мәхмүтова иҗат итте. Зур бюджетлы булмаса да, үземә охшаган клип килеп чыкты. Аны Казанның бер заводында төшердек. Бина эчендә бик салкын иде. Клиптагы зур лачын бик агрессив, өстәвенә хуҗасы да "усал, мизгел эчендә күзеңне чукып алырга мөмкин" дип куркытып куйды. Аның тырнакларының озынлыгы да 4 см! Ләкин кайчандыр әнинең әйткән сүзләре искә төште: "Әгәр җәнлек үзеннән усалрак, көчлерәк җәнлек яки кеше күрсә, курка башлаячак. Каршына бас та, күзенә кара!". Сәер булса да, лачын каршына килеп утырдым да, ярты сәгать буе йөзенә карап тордым. Аннан соң әкренләп ияләште, ахыр чиктә итәгемә куеп сыпырып утырдым. Клипны бер көн эчендә төшердек, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X