Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинованың хәле начарайган: гастрольләре туктармы?

Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, дәваханәгә эләккән. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык. - Хәлләрегез ничек, Илсөя? - Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит...

Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, дәваханәгә эләккән. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык.

- Хәлләрегез ничек, Илсөя?
- Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит борчый микән дип курыккан идем, әмма табиблар алай димәде. Хәлсезләнүдән ул авыртулар килеп чыккандыр дип уйлыйм. Юньләп йокы да тими: күп булса, 4-5 сәгать йоклыйм.

- Бәлки ябыгудан да шулай булгандыр? Кинәт ябыгуны табиблар өнәп бетерми бит.
- Юк, алай дип уйламыйм. Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. 48 килограмм идем, бүген - 54. Үзем таза кешеләрне яратам. Көзгегә карагач та, үзем белән канәгать түгелмен, бераз тазарасы килә. Сүз дә юк, ябык булу нык җиңел, үзеңне әйбәт хис итәсең. Әмма, миңа калса, артык ябык булу берничек тә матур була алмый.

Мине спорт залына да, янәсе, ябыгыр өчен йөри диләр. Юк! Кайбер җирләремне матурлар өчен бары тик махсус күнегүләр генә ясыйм анда. Кыскасы, "няшка" булыр өчен йөрим.

- Димәк, бүген сезнең белән бар да яхшы һәм Башкортстан буйлап гастрольләрегез дәвам итә?
- Әйе, 3 көн монда концертларыбыз булачак. Яраткан тамашачыларымны көтеп калам!

Илсөя ноябрь һәм декабрь айларында сезне үзенең яңа программасына көтеп кала.

Зоя Солошина,Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев