Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ильвина туй күлмәге алган... Әллә кияүгә чыгамы?

Эстрадада зәвыгы, тавышы белән аерылып торган Ильвинаның туй күлмәгеннән төшкән фотосы Интернет челтәрендә пәйда булды. Күптән түгел генә ире белән аерылышкан җырчы кабат кияүгә чыкканмы әллә, дигән имеш-мимешләр дә йөри башлады. - Кияүгә чыкмадым. Бу - махсус туй күлмәкләре кибете өчен төшерелгән фотолар. Монда шәхси тормышым белән бернинди бәйләнеш тә...

Эстрадада зәвыгы, тавышы белән аерылып торган Ильвинаның туй күлмәгеннән төшкән фотосы Интернет челтәрендә пәйда булды. Күптән түгел генә ире белән аерылышкан җырчы кабат кияүгә чыкканмы әллә, дигән имеш-мимешләр дә йөри башлады.

- Кияүгә чыкмадым. Бу - махсус туй күлмәкләре кибете өчен төшерелгән фотолар. Монда шәхси тормышым белән бернинди бәйләнеш тә юк. Бары тик реклама гына, - дип белдерде Ильвина.

Хәзерге вакытта җырчы апрельдә узачак өстәмә концертына әзерләнеп йөри. Хәтерләсәгез, Ильвинаның декабрь аенда "Түзә йөрәк" исемле тәүге концерты узган иде. Моңа кадәр эстрадада булмаган әлеге гаҗәеп тамашаны күпләр "Ел концерты" дип атады, кемдер хәтта "Татар җыры"н уздырды, дип сөйләде...

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат-ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X