Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Искәндәр Мотыйгулла: “Яңа елда өемә кунак та кертмим, үзем дә бармыйм...”

Ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылы егете, "Мунча ташы" артисты Искәндәр Мутиев боларны әллә кайчан булдырып куйган инде. Утыз яшендә үк заманча иркен йорт төзеп кергән һәм хәзер: "Урман эчендә, шүрәлеләр янында яшим", - ди. - 1988 ел. Автобуста барам. Гамил...

Ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылы егете, "Мунча ташы" артисты Искәндәр Мутиев боларны әллә кайчан булдырып куйган инде.

Утыз яшендә үк заманча иркен йорт төзеп кергән һәм хәзер: "Урман эчендә, шүрәлеләр янында яшим", - ди. - 1988 ел. Автобуста барам. Гамил миңа карады да: "Искәндәр, борының зур синең. Син безгә туры киләсең, әйдә безнең белән", - ди. Шуннан кереп кителде, һаман чыга алмыйм. Һәр елны "китәм инде" дим, һаман китеп булмый әле. Үземнең оешмам да бар, ләкин беренче урында барыбер сәхнә кала бирә.
Акчарлакның Яңа ел киче турындагы соравына артист:
- Гаиләм белән каршылыйм. Хәзер домофон бар, кунакны кертмим дә, үзем дә бармыйм... Сәгать уникене көтә алмыйм, 11гә кадәр түзәм дә, казны ачып, үз-үземне, театрны мактап бәйрәм каршылыйм. Үгез елы, әтәч, тычкан... киләсе ел эт елы инде. Андый әйбергә кырын карыйм. Менә бер елны килсен иде акча елы! Почтадан да килсен акча, тегеннән дә, моннан да... Хайван елының ни дә булса китергәнен күргәнем юк әле, - дип белдергән.


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев