Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Казан килене Нюшаның баласы туган (ФОТО)

Элеккеге Казан шәһәре башкарма комиттеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов һәм җырчы Нюшаның мәхәббәт җимешләре: кызлары туган. Нюша Америкада бәбиләп, сабый белән берничә ай Майамида яшәячәк, дип яза СтарХит.

Нюша бәбиләгәндә Игорь аның белән бергә була. Соңрак ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып болай дип яза: "Кадерле ир-атлар, мин өч тапкыр әти булган кеше (37 яшьлек Игорьның беренче хатыныннан ике баласы бар, Нюша өчен исә бу - беренче баласы - ред.), әмма беренче тапкыр бу шатлыклы вакыйгада яраткан кешем янында булырга карар кылдым. Тагын да ныграк инандым: хатын-кызлар - ул могҗиза, аларны яратырга, кулларда күтәреп кенә йөртергә кирәк. Бер генә ир-ат та бала тапканда хатын-кызларның ниләр аша узуына түзә алмаячак. Хатыннарыгызны саклагыз. Мин хәзер бөтенләй хатыным белән бәхәсләшеп, әрләшеп йөрмәячәкмен. Кадерлем, мин яратам сине", - ди якташыбыз.
matbugat.ru/
Фото: скриншот из инстаграмма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев