Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Хәния Фәрхинең кабер ташы янына 88 яшьлек әнисе килде (ФОТО)

Сөекле җырчыбызның кабатланмас тавышы радио-телевидениедән яңгырап тора. Ул җыр башлау белән күңелдә мең төрле хис давылы кузгала. Юксыну, соклану, үкенеч, әрнешләре дә бар анда. Ә аның күңелнең караңгы чоңгылларын да яктырта торган елмаюы - хәзер кабере ташында

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Татар зиратында, Тукай кабереннән ерак түгел, аның кабер ташы да калкып чыкты.
 
Тәтешледән йөзләрчә чакырымнар узып, үзенең мәңгелек талына кунган сандугачын тагын бер күрергә, аның кабер ташына, Тукайча әйтсәк, иң татлы һәм ачы күз яшен тамызырга дип, 88 яшьлек әнисе барды.
 
Фәния апаның куллары тигәч, җансыз таш түгел, ә шул тирәдә очып йөргән күбәләкләр дә иркен сулап куйгандыр. Аларның берсе, зәңгәр күлмәклесе, Җырчы кабере өстендәге чәчәкләргә килеп кунган бит әнә... Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
 
Фото: vk.com сайтыннан.
 
                                                                                                Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев