Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Хәния Фәрхинең тормышка ашмаган хыялы...

Татар җәмәгатьчелеге эстрада йолдызының ахирәткә күчүенә бер ел тулуны искә алды.

Күптән түгел Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышланган “Хәния” дигән китабы дөнья күрде. Казанда исә мәшһүр җырчының бу дөньядан китүенә бер ел тулган көнне Яңа Бистә зиратында кабер ташы ачылды, төштән соң аның якыннары һәм хезмәттәшләре Коръән табынына җыелды.

Миннән ул хаҗ кылу турында бик җентекләп сораштырды

2017 елның 27 июлендә ахирәт сәфәренә күчкән Хәния Фәрхи бер хыялын тормышка ашырмый калган. Тамашачылар арасында татар эстрадасының примадоннасы буларак мәгълүм җырчы хаҗия булу теләге белән дә яшәгән икән. Бу хакта ул Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчете имамы Рамил Миңгәрәевкә берничә тапкыр әйкән булган. Хәния Фәрхи башкаланың иң борынгы Аллаһ йортын гел үз итә, Казанга күчү белән нәкъ бу гыйбадәтханәгә килергә тырыша иде ди Рамил хәзрәт: "Мәрҗани мәчетенә бик яратып килә иде. Үзе дә әйтә иде, бу мәчеткә килгәч ниндидер рухи тынычлык ала идем дип. Кызының никахын да бит бездә уздырды матур итеп. Ул Мансур хәзрәт янына да килә иде киңәшләшергә. Еш кына мәчеткә кереп дога кылдырып чыга иде үзе, гаиләсе, балалары белән. Кызының никахында да, яраткан, тарихи мәчетемдә никах укытам дип әйткән иде. Миннән ул хаҗ кылу турында бик җентекләп сораштырды. Туганнары да әйтте хаҗга барырга хыяллануы турында. Аны җирләгәннән соң сеңлесе дә сораган иде Хәния апа исеменнән хаҗга бару ничегрәк була ул дип, аның исеменнән бер кешене изге сәфәргә җибәреп буламы ул дип".

Хәния Фәрхине исеә алырга җыелучылар
Хәния Фәрхине исеә алырга җыелучылар

Мәрхүмәне җирләгән, өчесен, җидесен, кырыгын да укыган Рамил хәзрәтне еллык ашка да чакырдылар. Анысы җомга намазыннан соң үтте, ә иртән Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Хәния Фәрхинең кабер ташын ачу мөрәсиме. Нотыкларсыз, әмма Коръән вә дога белән.

"Бөтен кеше кебек дога кыла иде, ә менә намаз укыганы булмады", ди җырчының кече кызы Алсу Валик. Аның сүзенә Чаллыдан килгән тамашачысы да кушылды: “Иманы йөрәгендә булды аның, тамашачы буларак әйтәм, ул бик иманлы иде. 1995 елда ул безнең шәһәрдә кызы Алсуны тапты мин эшләгән бала табу йортында. 40 ел акушер булып эшләү чорында мондый кешене күргәнем юк иде әле. Иманлы иде, иман бит ул намаз уку, ураза тоту гына түгел, йөрәгендә булырга тиеш”, диде Әнисә Вәлиева.

ИлСаф
ИлСаф

Тагын бер күркәм сыйфаты турында җырчы ИлСаф җиткерде: “Ул бөтен кеше белән уңай мөнәсәбәттә иде, әйбәт күңелле, кешегә начар сүз әйтмәс, гайбәт сөйләмәс иде, бер ишеткәнем булмады. Былтыр 27-се көнне 12-ләр тирәсендә аңа шалтыраткан идем, дөресрәге ире Габделхәйгә, Мәскәүгә чакыралар, бергә барып кайта алмабызмы дип. Ул Хәниядән белешкән, ярар барырбыз дигән иде. Ә бер-ике сәгатьтән кайгылы хәбәр килде...”.

Хәзер планда Казанның бер урамына Хәния Фәрхи исемен бирү

Габделхәй Биктаһиров һәм Фәрхинең кызы Алия Гәрәева “Азатлык” хәбәрчесенә Казандагы бер урамга җырчының исемен бирү нияте турында сөйләде: “Без искә алу концертларны уздырдык, кабер ташын куйдык, ел ашын төштән соң үткәрәбез. Хәзер планда Казанның бер урамына Хәния Фәрхи исемен бирү. Әлегә нинди урам булыр бу, билгеле түгел. Бәлки революционерлар исемен йөрткән урамнарның берсе булыр, хәзер бит урам исемнәрен алмаштыру бара. Күп кеше мондый петициягә кул куйды. Тик әлегә шундый сүз йөри – Әлфия апага урам бирмичә, Хәния апага бирмиләр”.

Кабер ташы көндезге сәгать 11-дә ачылырга тиеш иде, әмма чара бераз гына соңга калып башланды, Самардан танылган эшмәкәр Хәбир Бикташев килгәч. Фәрхинең ире Габделхәй, искә алу концертларыннан килгән керем һәм Бикташев ярдәме белән әлеге таш барлыкка килә дә. Мәрмәр таш 1 миллион 300 мең сумга тешкән.

 

Рамил хәзрәт йөзләгән кеше алдында вәгазь сөйләде, Коръән укып дога кылды. Яңа татар бистәсе зиратына туганнары, тамашачылар килгән иде, сәхнә әһелләре арасыннан Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова кебек җырчылар гына күзәтелде.

Хәния Фәрхине искә алу ашы
Хәния Фәрхине искә алу ашы

Аның каравы, җомга намазыннан соң үткән еллык ашына җырчылар күп килгән. “Бер ел узды, шул вакыт эчендә Хәния апаны алыштырырдай кеше күренми. Моның өчен бер-ике түгел, 100 ел үтүе кирәк. Әйтәләр бит мондый шәхесләр гасырга бер туа дип. Хәзер исә андый җырчылар юк”, ди Илназ Баһ.

Илназ һәм Гүзәл Баһ
Илназ һәм Гүзәл Баһ

Хәзрәт Коръән укып дога кылганнан соң артистлар Илназ белән Гүзәл Баһ, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Гөлнара Габидуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина Фәрхи репертуарында булган җырларны башкарды, хәтирәләр белән уртаклашты.

Егерме минутка соңга калып мәрхүмәнең еллык ашына Салават Фәтхетдинов та килде. Татар эстрадасы йолдызы нәрсәдер сөйләүдән баш тартып ике сәгать дәвамында йә телефонга карап утырды, яисә Хәния Фәрхи фотосүрәтләрен күрсәткән телевизорга.

 

 

Мөрәсим ахырында, хәзрәт ашка дога кылгач Габделхәй Биктаһиров килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде: ”Китабын да чыгардык, ташын да куйдык, елын да үткәрдек, барыгызга да зур рәхмәт. Бу очрашуыбыз кайберләребезгә соңгысы булыр, җепләр өзелә ул, дуслар арасында да, туганнар арасында да. Мин аңа үпкәләмим, сау-сәламәт булыгыз, бәхетле булыгыз, күрешкәндә кул бирик, Хәнияне онытмагыз”.

Кунаклар таралыр алдыннан экранда мәрхүмәнең соңгы җырларының берсе – “Истә калсын” яңгырады.

Фото: https://www.azatliq.org
https://www.azatliq.org

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X