Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Кызлар Пати”га Кыш Бабай нинди бүләк ясаган?

"Кызлар Пати" Казанның "Корстон" комплексында беренче тапкыр Яңа ел корпоративын бәйрәм итте. Кызлар һәр очрашуларын үзенчәлекле итәргә тырыша. Бу юлы исә алар башларына таҗ, каурый, эшләпә кебек төрле баш киемнәре һәм бизәкләр тагып килде. Кичәдә кызлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Хәтта Кыш Бабай да үзенең махсус бүләген - Яңа ел...

"Кызлар Пати" Казанның "Корстон" комплексында беренче тапкыр Яңа ел корпоративын бәйрәм итте.

Кызлар һәр очрашуларын үзенчәлекле итәргә тырыша. Бу юлы исә алар башларына таҗ, каурый, эшләпә кебек төрле баш киемнәре һәм бизәкләр тагып килде. Кичәдә кызлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Хәтта Кыш Бабай да үзенең махсус бүләген - Яңа ел тортын "Кызлар Пати"га тапшырды.

Марта аенда "Кызлар Пати" оешканга 1 ел тула. Мәгълүм булганча, аны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева оештырды. Бу уңайдан кызлар Казанның зур концертлар залында беренче концертларын тәкъдим итәргә җыена. Ә аңа кадәр, 3 февраль көнне "Кызлар Пати" Фирдүс Тямаевның юбилей концертында чыгыш ясаячак. Тамаша "Пирамида" концертлар залында узар дип көтелә.







http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев