Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ленар Яшен ни өчен халыктан гафу үтенгән?

Йөргән кызы белән араларын өзү турында сөйләп, үзен буйдак дип игълан иткән Ленар Яшен күптән түгел узган TMTV премиясендә чибәр кыз белән пәйда булды. Күпләр бәлки гаҗәпләнгәндер: бу кыз Ленарның элек очрашып йөргән кызы Илүзә булып чыкты! Димәк, бу пар аерылышмаган, әле дә бергә? Ни өчен Ленар иҗатына гашыйк кызларны...

Йөргән кызы белән араларын өзү турында сөйләп, үзен буйдак дип игълан иткән Ленар Яшен күптән түгел узган TMTV премиясендә чибәр кыз белән пәйда булды. Күпләр бәлки гаҗәпләнгәндер: бу кыз Ленарның элек очрашып йөргән кызы Илүзә булып чыкты! Димәк, бу пар аерылышмаган, әле дә бергә? Ни өчен Ленар иҗатына гашыйк кызларны алдарга мәҗбүр булган икән?


- Ленар, ни өчен Илүзә белән мөнәсәбәтләрегезне яшердең?


- Танылып кына килгәндә, хата ясама дип, хезмәттәшләрем киңәш итте. Киңәшләшкәч, Илүзә дә моңа каршы килмәде.



- Ни өчен хәзер барысын да ачыктан-ачык сөйләргә булдың? Бу хакта тамашачыдан гафу үтенеп, интернетка видеоязма да урнаштыргансың.


- Кеше алдаудан ардым, гарык булдым. Алдакчы булып йөри алмыйм. Кеше алдап, рәнҗетеп яшәү - бик авыр. Бөтен кешедән чын күңелдән гафу үтенәм. Ленар кемнедер ярата дип, тыңлаучыларым качып бетми бит инде. Йөрәгемдә урын күп. Илүзәне дә, песи балаларын да (җырчының фанатлары хәзер шулай атала икән) яратам. Һәр тыңлаучым кадерле миңа.


- Илүзә артист булуыңа каршы дигән идең, димәк, бу сүзләр хак түгел?


- Әлбәттә, каршы түгел. Илүзә - яраткан кешем генә түгел, ярдәмчем дә. Бөтен уңышларыма сөенә, шатлана. Ул минем танылган артист булуымны, халык күңелендә урын яулавымны тели. Һәм бу эштә зур ярдәм күрсәтә.

Эльвира Шакирова
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев