Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Лилия Гиматдинова балачак хыялын тормышка ашыру өчен Испаниягә бара

Әлеге хыялы турында Лилия болай дип сөйләгән: - 1997 елларда зур касаткалар (китлар) турында «Освободите Вилли» исемле кино караган идем. Бу фильм миңа шулкадәр нык тәэсир итте! Шул чакта китларны күрү хыялы барлыкка килде һәм аның кайчан да булса тормышка ашачагына ышандым. Ниһаять, быел туган көнемә үземә бүләк ясарга булдым....

Әлеге хыялы турында Лилия болай дип сөйләгән:

- 1997 елларда зур касаткалар (китлар) турында «Освободите Вилли» исемле кино караган идем. Бу фильм миңа шулкадәр нык тәэсир итте! Шул чакта китларны күрү хыялы барлыкка килде һәм аның кайчан да булса тормышка ашачагына ышандым. Ниһаять, быел туган көнемә үземә бүләк ясарга булдым. Испаниянең Канар утрауларында зур китлар катнашында шоу оештырыла икән. Нәкъ менә шушы максат белән чит илгә җыенабыз да инде, - дип белдерде Лилия Гиматдинова. Җырчы Испаниягә тормыш иптәше Марат һәм олы улы Ренат белән барачак.

29 июльдә узачак туган көнен Лилия Гиматдинова Канар утрауларында үткәрәчәк. Тормыш иптәше Лилиягә алдан ук бүләк ясаган: iPhone 6s телефонын алып биргән. Испаниядән кайткач исә җырчы туган көнен якыннары һәм дуслары белән билгеләп үтәргә планлаштыра.

Элвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев