Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Лилия Хәйруллина: "Шулкадәр тәнкыйтьләрлек мин бит шәрә чыкмадым!"

Шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллыда җырчы Лилия Хәйруллинаның беренче сольный концертлары узды. "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле концерт программасында Лилия тамашачысын сәяхәткә алып чыкты. Кешеләр дә кошлар кебек гел каядыр ашыга, талпына, оча. Юл гизү, сәяхәт итү - концертның төп темасы шушы. "Узган ел репертуарымда Нияз Вәлиев көенә һәм Гөлфия...

Шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллыда җырчы Лилия Хәйруллинаның беренче сольный концертлары узды. "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле концерт программасында Лилия тамашачысын сәяхәткә алып чыкты. Кешеләр дә кошлар кебек гел каядыр ашыга, талпына, оча. Юл гизү, сәяхәт итү - концертның төп темасы шушы.

"Узган ел репертуарымда Нияз Вәлиев көенә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле җыр барлыкка килде. Ул минем өчен ничектер үзенчә якын җыр булды. Тамашачылар да аны яратып кабул итте. Концерт программасын шуңа күрә әлеге җыр белән бәйләдек. Без дә туган илдән каядыр чыгып китәбез дә, кошлар кебек барыбер өйгә әйләнеп кайтабыз. Игътибар иткән булсагыз, концертта чемоданнар бик күп. Чемоданны яңа альбомым тышлыгында да, концертның афишасында да, концертның үзендә дә күрергә була. Алар - төп деталь. Уйлап карасаң, чемоданга кием-салым гына түгел, бар тормыш сыйган бит. Бөтен тормышыбыз юл кебек безнең", - дип сөйләде Лилия.
Концертны әзерләүдә тулы бер команда хезмәт куйган. Режиссер, хореограф, биючеләр, тавыш режиссеры, саунд продюсер, ут осталары - барысы да булган.
Концертның музыкаль бизәлеше дә игътибарга лаек иде. Ике сәгатьлек тамаша барышында программаның төп җыры булган "Мин дә кошлар нәселеннән" җырының көенең төрле вариацияләре яңгырады. Мәсәлән, туган илдән киткәндә көйнең моңсу вариантын, ә кире әйләнеп кайтканда күңелле вариантын ишетеп булды. Шулай ук Лилия ретро җырларга да яңа сулыш өрергә булган. Легендар "Сагыну" һәм "Туган авылым минем" җырын тамашачылар яңа яңгырашта ишетә алды.
Концертларда Лилиянең якын дусты җырчы, биюче, пародия остасы Данир Сабиров һәм әнисе, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина катнашты. Алар икесе дә Лилиягә киләчәктә зур уңышлар һәм тамашачылар белән тулы заллар теләде. Гөлдания Хәйруллина тамашачыларга Лилиянең балачагыннан кызыклы мизгелләрне дә сөйләде. Балачак дигәннән, сәхнәгә беренче адымнарын Лилия нәкъ менә әтисе (композитор Рөстәм Хәйруллин) һәм әнисенең концертларында ясаган. Әмма ул аларда җырлап кына алмаган, ә хулахуплар белән цирк номеры да күрсәткән. Лилия бу шөгылен хәзер дә онытмаган әле. Концертларында ул тамашачысын цирк номеры белән дә шаккаттырды.
Лилиянең соңгы арада сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуы турында күп мәгълүмат чаралары язды инде. Үз концертында да җырчы бу образында җырлар башкарды.
"Сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуның бер начарлыгын да күрмим. Сәхнәдә алай итеп киенергә ярамый дигән кагыйдә юк бит. Шулкадәр тәнкыйтьләрлек мин бит җырларга шәрә чыкмыйм! Иҗатым − минем чагылышым. Тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый буласым килә. Даими эшли торган үз стилистым бар. Образларны аның белән бергә уйлыйбыз. Татар эстрадасында тәти күлмәк һәм түфли киеп җырлау этабын үтәргә вакыт инде", - диде Лилия бу уңайдан.
Концертта җырчының логотибы төшерелгән беләзекләр һәм шоколадлар да тәкъдим ителде. Киләчәктә Лилия үз "KHAIRULLINA" брендын үстерергә теләвен белдерде.
Концерттан кайбер мизгелләр:

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев