Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Лилия Хәйруллинага Миңнеханов килене булуы ярдәм итәме?

Җырчы Лилия Хәйруллина кечкенә балаларын тәрбияләүгә карамастан, иҗатка да бик игътибарлы. Ул яңа җырлар яздыра, хәйрия концертларында теләп катнаша. Бу көннәрдә Лилиянең "Очрашулар кирәк" җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Лилия Хәйруллина белән иҗаты һәм шәхси тормышы турында аралашып алдык. - Лилия, клипта шундый күренеш бар: кыш көне яланөс урамда басып...

Җырчы Лилия Хәйруллина кечкенә балаларын тәрбияләүгә карамастан, иҗатка да бик игътибарлы. Ул яңа җырлар яздыра, хәйрия концертларында теләп катнаша. Бу көннәрдә Лилиянең "Очрашулар кирәк" җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Лилия Хәйруллина белән иҗаты һәм шәхси тормышы турында аралашып алдык.


- Лилия, клипта шундый күренеш бар: кыш көне яланөс урамда басып торганда, өстеңә су коялар. Моңа кадәр кышкы суыкта су коенганың бар идеме? Суык тимәдеме?


- Беренче тапкыр кыш көне "су коендым". Бу күренешне төшергәндә, яныбыздан бер апа үтеп бара иде. Шаккаты, күзләре шар булды. Якында гына чаңгы базасы бар иде, андагы кешеләр дә гаҗәпләнде. Суык тияр дип үзем дә курыккан идем, бәхеткә, бар да яхшы тәмамланды. Тиз арада җылы машинага кереп утырдым.


- Лилия Гиматдинова белән "Лилияләр" җырын башкарып, "Иң яхшы иҗади тандем" номинациясендә ТМТВ премиясенә лаек булдың. Ул җырны 1,5 метрлы кублар өстенә менеп башкардыгыз. Синең хакта: "ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов килене булгач, каты кыланды", диючеләр булды.


- Безнең номер иң оригиналь һәм техник яктан иң авыры булды. Аны режиссер уйлап чыгарды, ә без җиренә җиткереп башкара алдык дип уйлыйм. Иҗаттагы уңышларыма туганнар ярдәме белән түгел, үз тырышлыгым аркасында ирешәм.

- Тормыш иптәшең Айрат белән ничек танышып кавыштыгыз?

- Идарә, икътисад һәм финанс институтында бергә укыдык. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, Айрат укын дәвам итәргә дип Англиягә китте. Ул киткәч, интернет аша сирәк-мирәк кенә аралаштык. Язмыш кавыштырды, 2013 елда гаилә кордык. Айрат финанс өлкесендә эшли.

- Хатын-кыз, гадәттә, мең төрле теләкләр, уйлар белән янып яши. Айрат сөекле хатынының теләкләрен үти торган ирме?

- Аллага шөкер, каршы килгәне юк. Әле менә минем яраткан җырчым, Америка йолдызы Адам Ламбертның Мәскәүдә узачак концертына билетлар бүләк итеп куандырды. Күптән бу тамашаны үз күзләрем белән күрергә хыяллана идем.

- Белүемчә, сез әлегә Айратның әти-әнисе белән бергә яшисез. Каенана белән мөнәсәбәтләр ничек?

- Аллага шөкер, каенанам бик зирәк, акыллы кеше! Мин аңа мең рәхмәтле! Балаларны карарга бик нык ярдәм итә. Дәрәҗәле кешеләр булуына карамастан, әти дә, әни дә, бик гади кешеләр.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев