Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ләйлә Дәүләтованы иң беренче булып мәрхүмә Хәния Фәрхи котлаган

Кичә күп тамашачы яратып караган “Адәм белән Һава” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың туган көне иде. Бәйрәм белән беренче булып аны фани дөньядан вакытсыз киткән Хәния Фәрхи котлаган. Менә ничек итеп (Ләйләнең үзе язганын үзгәртми бирәбез:

Буген тоштэ Хания апаны кургэн идем...тиз-тиз атлап куып тотты да килеп кочаклады...улгэн бит бу, дип уйлыйм хэм бик курыктым...шулай да куркуымны сиздермэскэ тырышам ...ул берни булмагандай ихлас елмаеп тагын бер кочаклап упте дэ китеп барды ..яшэргэн...тагын да матурланган, зифаланган...куркып уяндым...
 
Иртэннэн бирле бу тош башымнан чыкмады...тыштан елмайсам да, кунелем сагышлы иде...буген менэрлэгэн кеше котлады...Хания апа да ел саен кунелгэ утэрлек сузлэр язып котлый яки шалтырата иде...шулкадэр зур шэхеснен мине котлавына шатлана идем, шакката идем...бик рэхэт була иде...
 
Ул хэр кешенен матур якларын таба белэ иде...быел инде ул язмады да, шалтыратмады да...хэзер генэ анладым...тошкэ кереп буген ин беренчелэрдэн булып мине Хания апа котлаган икэн...урынын ожмах турлэрендэ булсын кадерле Хания апабыз...шулкадэр кыска гомердэ бер- беребезне рэнжетмичэ яши белсэк иде...без бит Кешелэр...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X