Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ләйсән Мәхмүтова: "Чыдый алмагач, яздым"

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова татар теле турында "Инстаграм"га үз фикерен белдергәч, аңа бер-бер артлы хатлар яза башлаганнар. Кемдер аны хуплый, кемдер сүгә. - Бик каты әйткәнсез, Ләйсән... - Чыдый алмагач, яздым...Әллә нинди заманнар килеп җитте әле. Бер дә көтмәгәндә мондый хәлгә калырбыз дип кем уйлаган? Татарстанның "йөрәге" - Казанда татар теле...

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова татар теле турында "Инстаграм"га үз фикерен белдергәч, аңа бер-бер артлы хатлар яза башлаганнар. Кемдер аны хуплый, кемдер сүгә.

- Бик каты әйткәнсез, Ләйсән...

- Чыдый алмагач, яздым...Әллә нинди заманнар килеп җитте әле. Бер дә көтмәгәндә мондый хәлгә калырбыз дип кем уйлаган? Татарстанның "йөрәге" - Казанда татар теле дәресләре кыскартылыр, ә кайбер җирләрдә факультативка калыр дип башка да килмәс иде. Без 90нчы елларда укыгач, нәрсә икәнен беләбез инде. Дөресен әйткәндә, куркыныч. Россия шәһәрләрендә татар мәктәпләре ябыла башлагач, күңелгә ниндидер шом керә башлаган иде. Ләкин ул шәһәрләр ерак, шуңа да безгә бу агым кагылмас кебек иде. Казанда мондый хәлләр башлангач, аркадан сулар ага башлады. Хәзер мәктәп, аннары ни булыр? Димәк, Татарстан "кемгәдер" тыныч кына яшәргә комачаулый.

- Ни өчен шундый хәл килеп чыкты дип уйлыйсыз?

- Мәктәпләрдә татар теле программасы бик авыр булганга күрә шундый хәлгә калдык. Укытучылар бу турыда ничә ел дәвамында әйтеп килде. "Нишләп соң вакытында колак салмадылар, суздылар?" дигән сорау туа. Ни өчен башта ук программаны аерым татар балаларына, аерым башка милләтләр өчен җиңелрәк итеп язып булмадымы икән? Күп кешеләр бу гауганы "перегиб" аркасында килеп чыккан дип яза. Мин дә алар белән килешәм, бу чыннан да шулай. Реформалар булырга тиеш, әлбәттә. Ләкин минем теге заманнарга кайтасым килми. Татар теле факультатив формасында калырга тиеш түгел! Кызганыч, кайбер җирләрдә барысы да хәл ителгән инде. Иң кызганычы - татарлар үзләре дә шуңа риза булып, кулларын куйдылар. Күпме көрәшеп, күпме тырмашып, тырышып үскән республикабыз мондый хәлгә калырга тиеш түгел! Һәрбер эшне уйлап эш итәргә кирәк. Ахыры ничек тәмамланасын күз алдында тотып. Бу безнең татар халкына да кагыла һәм безнең түрәләргә дә. Вакыт узгач, үкенерлек булмасын!

http://akcharlak.com/article/l-ys-n-m-khm-tova-chydyy-almagach-yazdym/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев