Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Милли китапханә Айгөл Бариеваның "Бул гына" дип аталган иҗат кичәсенә чакыра

Очрашуда җырчының иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

19 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның халык артисты, җырчы Айгөл Бариеваның "Бул гына" дип аталган иҗат кичәсе була. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әтисе – Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Шамил Бариев – уенына сокланып үскән Айгөл яшьтән үк музыка белән кызыксына, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Педагогика институтының музыка факультеты каршындагы "Хыял" хорында, милли-мәдәни үзәктә төзелгән "Сорнай" ансамблендә җырлый. 1996 елда "Синең өчен" дигән тәүге кассетасын чыгара.

Айгөл Бариева "Ашкыну", "Синең өчен", "Чабата", "Туй" һ.б. җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән. Ул сопрано тавышына ия, татар җәмгыятенең рухи тормышын баетуда актив эшли, хәйрия чараларында катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Әлеге иҗат кичәсендә Айгөл Бариева халыкка танылган җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә. 

Очрашу кичке биштә башлана.

Фото: архив/Султан Исхаков, kitaphane.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X