Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Миләүшә Сафина Балтач якларында кинода төшә

Миләүшә Сафинаның җәе кызыклы уза: ул "Мин сине" исемле тулы метражлы нәфис фильмда төшеп йөри. Җырчы төп героиня ролен башкара. Миләүшә актриса ролендә үзен ничек хис итә, рольгә керү авыр биреләме? - Фильмны Балтач егетләре төшерә. Төп геройны кастинг аша сайлап алдылар. Кастинг ише чараларда бәхет елмаймаса да, үземне сынап...

Миләүшә Сафинаның җәе кызыклы уза: ул "Мин сине" исемле тулы метражлы нәфис фильмда төшеп йөри. Җырчы төп героиня ролен башкара.

Миләүшә актриса ролендә үзен ничек хис итә, рольгә керү авыр биреләме?

- Фильмны Балтач егетләре төшерә. Төп геройны кастинг аша сайлап алдылар. Кастинг ише чараларда бәхет елмаймаса да, үземне сынап карарга булдым. Ни гаҗәп, минем бу рольгә туры килүемне әйттеләр. Кинода беренче тапкыр төшәм. Авыр дип әйтмәс идем, җырчы буларак, сәхнә осталыгы бар, камерадан курыкмыйм. Рольгә керү дә җиңел бирелә, чөнки героиня белән уртак якларыбыз күп. Икебез дә хыялый, икебез дә тормышта сынаулар аша узабыз, - дип сөйләде Миләүшә Сафина.


"Мин сине" фильмының эчтәлеге болайрак: 20 яшьлек кыз балачактан актриса булырга хыяллана, әмма театр училищесына баргач, укырга керә алмыйча кире авылына кайтып китә. Авылда аны төрле сынаулар, вакыйгалар көтә. Инде берникадәр тормышның ачысын-төчесен татыган, чыныккан кыз хыялын тормышка ашырырга дип янә Казанга юл тота... Күренешләр Балтачның төрле авылларында төшерелә. Фильмны агымдагы елның җәендә төшереп бетерергә планлаштыралар.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев