Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

МӘРХҮМ ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВАНЫҢ КЫЗЫ КАМИЛӘГӘ ИКЕ ЯШЬ ТУЛДЫ

Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде. "2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды". Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм...

Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде.

"2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды".

Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм Камиләне котлап килгән открыткалар беркетелгән.




Хәбәр астында Вәсиләнең иҗатын сөючеләр Камиләне туган көне белән котлый. "Илгиз (Вәсиләнең тормыш иптәше - ред.), сез ничек түзәсездер, Вәсиләбезне югалту бик авыр. Камиләгә матур кыз булып үсүен телибез!" - дип язганнар.

Вәсилә Фәттахова - Татарстанда һәм Башкортстанда танылган эстрада җырчысы. Ике ел элек бала тапканнар соң өзлегү нәтиҗәсендә вафат булды.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев