Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Муса Галләмов көн дә ат ите ашаганда, Илсур Гыймадутдинов машина сүтә

Билгеле, көрәшченең вакыты тыгыз. Күнекмәләр, ярышка әзерләнү, үзеңне формада саклау, өстәвенә, эшкә дә барасы бар. Гомумән, һәр спортчыга хас булганча яшәү рәвеше. Тамашачылар, шул исәптән көрәшчеләр үзләре дә бер-берсе хакында белгәннәре келәмгә генә кайтып каладыр.

Билгеле, көрәшченең вакыты тыгыз. Күнекмәләр, ярышка әзерләнү, үзеңне формада саклау, өстәвенә, эшкә дә барасы бар. Гомумән, һәр спортчыга хас булганча яшәү рәвеше. Тамашачылар, шул исәптән көрәшчеләр үзләре дә бер-берсе хакында белгәннәре келәмгә генә кайтып каладыр.

Әмма сораштыра башласаң, аларның тормышлары шактый кызыклы. “Тормыш – үзе көрәш” дип әйтәләрме әле? Яшәешебездәге көрәштә спортчылар ничек микән? Алардан спортзалдан тыш буш вакытларын ничек үткәрүләре, яратып ашагын ризыклары һәм... фобияләре хакында кызыксындык. 

Муса Галләмов:

– Гаиләле кеше булгач, көрәштән тыш күп вакытны тормыш иптәшем һәм балаларым янәшәсендә үткәрәм. Буш вакытта дуслар белән бергә җыелгач, бильярд уйнарга яратам. Сәламәт яшәү рәвешенә килгәндә, минем аерым рацион юк, шулай да көн саен яратып ашый торган ризыгым бар, ул да булса – ат ите (кызык, көн дә бу сый-нигъмәтне ашыйсың килсә, күпләп ат асрарга кирәктер ул). Бу тормышта мин Аллаһтан һәм туганнарымны югалтудан куркам.
 
Илсур Гыймадутдинов:
 
– Мин техника белән дус, өйдә вакытта еш кына машина янында казынырга яратам. Сүтәм, ремонтлыйм, кире җыям. Аш-суга килгәндә, мантыны яратып ашыйм. Майонез белән! Фобиям бар дип әйтә алмыйм, тик шулай да иң курыкканым ахырзамандыр.
 
Рамил Хәкимҗанов:
 
– Арча педагогия көллиятендә укыганда иҗат, сәнгать белән бик нык кызыксына идем. “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”, спектакльләрдә катнашмыйча калганым булмады. Хәзер игътибарны күбрәк спортка бирәм. Көрәшне генә түгел, барлык спорт төрен дә үз итәм. Яраткан ризыгыма килгәндә, аерым атап әйтә торганы юк. Шулай да, минемчә, дөрес туклануга игътибар күбрәк булырга тиештер. Үзем витамин, җиләк-җимеш һәм ит ризыклары белән ашарга тырышам. 
 
Балачакта биеклектән курка идем, ләкин күбрәк биеклектә йөри торгач, бу фобиямне җиңдем. Миңа калса, һәрбер куркуны да шул юл белән генә җиңеп була.
 
Ислам Фәләхов:
 
– Минем гадәти көнем укуда (Ислам Казан илкүләм тикшеренү технология университетында белем ала) һәм спорт залында үтә. Студент булгач, нәрсә бар шуны ашарга туры килә, аерым рационны тотып булмый. Шуңа да карамастан, витаминнар кулланырга тырышам. Иң курыкканым – еланнар. Бу фобиямне җиңә алам дип әйтә алмыйм, чөнки, билгеле, мөмкинлекләр юк.

Алинә ЮНЫСОВА
Gong-TV

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев