Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Надежда Кадышева Мамадышта Питрау бәйрәмендә чыгыш ясаячак

Россиянең халык артисты Надежда Кадышева Мамадышта 14 июльдә узачак Питрау бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Бу хакта “Туганайлар” газетасы яза.

19нчы тапкыр узачак җыр бәйрәменә Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар җыелачак.

Тырлау аланында фестиваль кунагы татар эстрадасы йолдызлары чыгышын карый һәм керәшен җырларын тыңлый алачак. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Алина Даутова, Марина Карпова, Ришат Фазлыяхмәтов, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина, шулай ук “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышлары көтелә.

Яшьләр дискотекасында Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Вилдан Villi, Альберт Нурминский һәм Фәрит Низамиев чыгыш ясаячак.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев