Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Нәҗибә Ихсанова: “Бүгенге тормыш элеккеге белән чагыштырганда – оҗмах”

Бүген, 25 январь көнне танылган актрисабыз Нәҗибә апа Ихсанова үзенең юбилеен - 80 яшен билгеләп үтә. - Нәҗибә апа, сәхнәдә уйнау - бәхетме ул? - Нәкъ менә сәхнәдә уйнаганда гына мин бәхетле дип әйтеп булмый. Сәхнә артисты булып шуның белән генә яшәсәң, ул авыр, чөнки сәхнәдә төрле вакыт була -...

Бүген, 25 январь көнне танылган актрисабыз Нәҗибә апа Ихсанова үзенең юбилеен - 80 яшен билгеләп үтә.

- Нәҗибә апа, сәхнәдә уйнау - бәхетме ул?

- Нәкъ менә сәхнәдә уйнаганда гына мин бәхетле дип әйтеп булмый. Сәхнә артисты булып шуның белән генә яшәсәң, ул авыр, чөнки сәхнәдә төрле вакыт була - үләргә дә туры килә... Сәхнә тормышымда мине бәхетле итәрдәй рольләрем күп булды. Барысы да Туфан язган әсәрләр. Шуннан чыгып, сәхнә бәхетем Туфан булды дип өздереп әйтә алам. Ул үзе артист, үзе иҗат кешесе - һәрвакыт янымда һәм җанымда булды. Икебез дә уртак фикергә килә алып, иҗади дулкында тибрәлеп яшәдек.

- Хатын-кызның гаиләдәге роле нинди?

- Хатын-кыз тормышта да артист булырга тиеш. Хатын-кыздан башка ир-атны күңелсез кеше дип уйлыйм. Безнең авылда бәләкәй генә буйлы Салих исемле абый бар иде. Бәләкәй өйдә хатынсыз, бер ялгызы яшәде ул. Ялгызлык дигәндә шул абзый күз алдыма килә, тормышы түгәрәк булмау дигәнне хәзер шуның яшәеше аша аңлыйм. Хатын - ирле, ир хатынлы булырга тиеш дип саныйм.

  • "Гөргөри кияүләре" спектакленнән бер күренеш

- Туфан абыйсыз яшәүләрне ничек кичерәсез?

- Үзе исән чакта, бәреп кенә, Туфан белән яшәү җиңелләрдән түгел дип әйткәнем бар иде. Чөнки ул сәләтле кеше, иҗади шәхес, аның үзенең дә, "Талантлы кешеләр көйсез була" дип әйткән, язып калдырган сүзләре бар. Мин аңа канат та, йөрәк тә, баш мие дә, шатлыгы да, моңы да, гомумән, аның уе белән үрелеп барырга сәләтле хатын булырга тиешлекне күз уңында тотып әйткән сүзләр бу. Әлбәттә, Туфансыз яшәү бик авыр, мин әле аннан башка яши дә алмам кебек иде. Ул каяндыр килеп чыгар да, "Нихәл, син нәрсә инде..." дип әйтер төсле. Бер киткәч, кайтулар юк шул... Әле ярый, бәхетемә кызым, киявем бар, алар тәрбиясендә яшим, урыным чиста, ашарыма пешкән, Алланың рәхмәте яусын үзләренә.

- Яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

- Без бик авыр шартларда үстек. Ләкин барыбер үзебезнекен иттек, укыдык, җаныбыз теләгән эшне сайладык. Мең тапкыр кабатлап әйтергә әзермен, эшемне бик яраттым. Чын күңелдән яратканда, әллә нинди авыр эшне дә җир җимертеп нәтиҗәле итеп башкарып була. Бары тик тырыш булу мәслихәт. Ә бүгенге тормыш элеккеге белән чагыштырганда оҗмах, кадерен генә белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев