Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Нур Амстердам: "Шыр надан икән безнең халык, сүзләре бәгыремә тиде"

Быелгы "Татар җыры"ннан соң халык берара шаулап алды. Күбесе "җырчыларга премия дөрес тапшырылмады, алар моңа лаек түгел", диде. "Татар җыры"нда "Яшьләр проекты" номинациясендә җиңү яулаган Лилия Хәйрулинна турында җыр сүзләре авторы Нур Амстердам шигырь язган. - Әлеге шигырь ни сәбәпле туды? - "Татар җыры" премиясеннән соң халыктан төпсез, уйламыйча, фикер...

Быелгы "Татар җыры"ннан соң халык берара шаулап алды. Күбесе "җырчыларга премия дөрес тапшырылмады, алар моңа лаек түгел", диде. "Татар җыры"нда "Яшьләр проекты" номинациясендә җиңү яулаган Лилия Хәйрулинна турында җыр сүзләре авторы Нур Амстердам шигырь язган.

- Әлеге шигырь ни сәбәпле туды?

- "Татар җыры" премиясеннән соң халыктан төпсез, уйламыйча, фикер йөртмичә, бик күп тәнкыйть агылды. Бигрәк бәгыремә тиде, шыр надан икән безнең халык!

- Ә ни өчен нәкъ менә Лилия Хәйруллина турында язарга булдыгыз?

- Чөнки ул яшьләр өчен эшли. Яшьләр арасында татар музыкасына пропаганда ясый, бу шул ук вакытта телебезгә дә пропаганда. 18 яшьлек татарлар Нәфкатьне тыңламый. Ә Лилия яшьләрне эстрадага игътибар итү максаты белән яңа музыкаль юнәлеш алды, ә аны халык бөтенләй бетереп атты!

Милли "колорит"ны яклаган халык бер әйберне аңламый. Алар "милли "чаршау" артында яшьләр бар һәм алар гармун тартып утыралар", дип уйлый, ә бактың исә, алар таралышып, качып беткәннәр... Чөнки күпкырлы мәдәни үсеш урынына, милли каеш белән татар яшьләренә үзләре теләгән музыкаль юнәлешләрне буып куйдык. Минемчә, ахыр чиктә телебез дә шулай булачак!

Шигырьне сезгә тәкъдим итәбез:

Ярсый халык, җикеренә!..
Кулларына ташлар ала.
Хәле килгәнчә, тырышып,
Ябык аккаунттан ата!..

Тидеме, юкмы, барыбер!..
Оча гына бирсен ташы!..
Бәлки, берәрсе тидереп,
Чатнап ярылырдыр башы!..

"Нинди сүрәт һәм кыяфәт!..
Бу бит адәм мәсхәрәсе!.."
Йөрәкләре тулы нәфрәт!..
Акыл, иман сәхифәсе!..

Нәфкать җырчы һәм Салават
Моны күреп ни әйтерләр?..
Шул күренешкә аптырап,
Нинди фикергә килерләр?..

Оят бит бу!.. Ахыр заман!..
Милләтебез түбән төшә!..
Мәшһүр җырлар кайда калган?..
Кемнәр "барсларны" өләшә?..

Чыксаң сәхнәгә, тыйнак бул!..
Күркәм бул син!.. Бул илаһи!..
Йөзләребезгә кызыллык
Китермә инде, билләһи!..

Трико киеп, кроссовкида,
Фитнесс залдан син килгәнсең!..
Анаң бәхиллеге белән
Туры сәхнәгә меңгәнсең!..

Халык дулый, хөкем итә!
Телефоннар кыза бирә!..
Хатлар артыннан хат илтә,
Җырчыны сәхнәдән сөрә!..

Баксаң исә, ул җырчыда
Халык нидер күреп алган?..
Нәрсә соң ул?.. Нинди курку
Йөрәкләренә шом салган?..

Билгесезлек!.. Җиһан кебек
Акыл җитмәс фәнни китап!..
Фикерләргә, уйланырга
Көчләп йөдәткән чын иҗат!..

Тик халкыбыз, сай күлендә,
Йөзгән тишек көймәсендә,
Ышанмый ул үләсенә
Бер көн иҗат диңгезендә!

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев