Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Радик Юльякшин Гүзәлия белән хезмәттәшлек бетүенең сәбәбен әйтте

Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында социаль челтәрдә хәбәр итте. Радик үзе әлеге мәсьәлә турында болай дип әйткән: - Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, моңа алмашка мин композиторның биш концертында бушка җырларга тиеш идем. Бу шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырып,...

Радик Юльякшин (Elvin Grey) композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны репертуарыннан төшереп калдыруы турында социаль челтәрдә хәбәр итте.

Радик үзе әлеге мәсьәлә турында болай дип әйткән:

- Гүзәлия миңа барлыгы биш җырын бирде, моңа алмашка мин композиторның биш концертында бушка җырларга тиеш идем. Бу шартларны үтәгәннән соң, Гүзәлиягә килешүне законлаштырып, авторлык хокукларын тулысынча күчерү турында өч килешүгә һәм авторлык хокукларын өлешчә куллану турында ике килешүгә кул куярга тәкъдим иттем. Ул исә юри процессны сузып йөри башлады. Ә 1 июньдә "җырларны башкарырга рөхсәт итүче язма документ" гамәлдән чыгарга тиеш иде. Рәсми килешүгә кул куелмагач, композитор иҗат иткән җырларны репертуарымнан төшереп калдырырга кирәк дигән карарга килдем. Гүзәлия аның җырларын башкаруыма каршы түгел, чөнки бу җырлары өчен чыгышларым белән түләгәнемне аңлый. Әмма килешү юк икән, җырлар да башкарылмаячак. Аның җырларын җырлавымны дәвам иткән очракта, Россия Авторлар Оешмасы (РАО) белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта композиторның көеннән дә торасым килми, мин үзем дә композитор буларак җырлар иҗат итәм. Гүзәлия килешүләргә өстәмә шартлар кертеп кул куярга риза булуын әйткән иде, әмма ул шартлар алдан сөйләшкәндә телгә алынмады, шулай булгач минем тарафтан да хупланмады".

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X