Теләче Информ

Радик Юлъякшин үзенең татар йолдызлары фабрикасын ача

"Элвин Грей" лейблы яңа артистларны дөньяга чыгару өчен мәйданчык булачак", - диде продюсер Александр Слюсаренко.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин "Элвин Грей" исеме астында музыкаль лейбл ача. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

"Әлеге лейблның максаты - эстрадага чыгарга теләгән яшьләргә ярдәм итү", - диде Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко.

 

Реклама

Команда 1 декабрь көнне Радик Юлъякшинның Казанның "Татнефть - Арена"да узачак концертында Вилли тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдиновны тәкъдим итәчәк. Әлеге егет - тышкы кыяфәте ягыннан Юльякшинның копиясе.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: