Гүя, язгы урманны таң калдырып, парлы сандугачлар сайрый...
Үзләре тыйнаклар, кеше күзенә чагылыйм, дип, һәр «яңалык- ботакка» кунып та йөрми, әмма тирә-якта аларны отып калмаган җан иясе юк… Сандугач кадәрле сандугачларны ишетеп, иләсләнми кара әле! Җырчыларыбыз Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова да әнә шул парлы сандугачларга тиң кебек.
Сәхнәгә тәүге адымнарын атлауга моңлы тавышлары белән тамашачының күңел кылларына кагылып кына калмыйча, йөрәк түренә узды алар…
«Кавыштырды җырлы дөнья»
Рафил һәм Эльмира халкыбызның йөзек кашы булган милли әсәрләрне эстрада җырлары белән беррәттән, югары осталыкта башкара белүләре белән сокландыра. Тамашачы хозурына нинди генә җыр тәкъдим итсәләр дә, аларда милли моң, зәвык ярылып ята. Баксаң, бу миллилек балачактан, туган якның саф чишмә сулары белән күңелгә иңгән икән. Ник дигәндә, Рафил – татарның милли бишеге мәшһүр Арча төбәге егете. Шура авылында туып-үскән, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган сәләтле татар улын җыр дөньясы Казанга – Мәдәният һәм сәнгать университетына, данлыклы Салават Фәтхетдинов төркеменә тартып китерә. Хәер, бу очраклы түгел… Җыр сәнгатеннән башка дөньяны күзалламый да егет! Аллаһ биргән моңны ничекләр яшереп тотасың да, җырлаудан ничек тыелып торасың! Үзе генә сайлаган юл түгел ләбаса!
Гүзәллеге белән әсир итәрлек, гаҗәеп моңлы тавыш иясе Яр Чаллы кызы Эльмираны да җыр юллары шушы дөньяга алып килә. Кыз икенче бер мәшһүр җырчыбыз Венера Ганиева укучысы. Зәңгәр экраннарда күренүгә: «Кем икән бу гаҗәеп тавышлы чибәр?» дип отып калучылар аз булмый аны. Җырлы дөнья бик тиз үз итә яшьләрне. Сәләтлеләр, матурлар, тырышлар… Ничек аларны тиң күрмисең дә, пар итмисең, ди! Шулай булып чыга да: меңләгән йолдызлар арасыннан ике йолдызны кавыштыра җырлы дөнья.
«Тәүге тапкыр бер-беребезне 2011 елда «Татар моңы» бәйгесендә күреп алдык», – дип уртаклаша гаилә башлыгы Рафил. «Икебезнең дә өченче премия алган мәле. Ләкин ул чакта күрешкәнебезне хәтерләмибез. Мәхәббәт очкыннары соңрак, 2014 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында очрашкач кабынды».
«Рафилдә иң сокландырган сыйфат – аның туган телебездә саф татарча, камил дәрәҗәдә сөйләшүе», – дип тыйнак кына сүзгә кушыла Эльмира. Рафил дә кызның бу сыйфатын үз итми калмаган: «Шәһәр кызларын бер дә Эльмира кебек дип күзалламый идем. Каршымда үзе тыйнак, үзе чибәр, үзе чая кыз! Күңеле дә, теле дә чын татар кызы икәнлеген искәртә», – дип тәүге күрешкән мизгелләрне хәтерендә яңарта ул.
Әнә шулай татар җыр сәнгатенең иге-чиге булмаган гөмбәзендә яңа йолдызлар кабына. Йолдыз, дип зурлавым түгел, тыйнаклыгы белән үрнәк булырлык җырчы дуэт ул Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова. Әмма бу серле күккә үрелгән һәркемгә йолдыз атамасы иярә. Сирәкләре генә шушы җаваплы исемне расларга сәләтле. Аллаһ биргән сәләте өстенә, сайлаган юлларыннан тайпылмыйча атлаучылар. Җәләлиев-Гыйльфанова кебекләр…
«Син үзең дә сылу алма…»
«Бу дуэтны махсус оештырмадык. Барысы да үз юлы белән, табигый рәвештә килеп чыкты», – ди җырлы гаилә. «Иҗат юлыбыз аерым башланган иде юкса. Җыр дөньясына үз стилебез белән килеп кердек. Шулай да икебезнең дә иҗат тормышы уңышлы үрелеп китүдә остазларыбызның роле зур булгандыр», – дип сүзне дәвам итә Рафил. «Шәхсән минем остазым һәм үрнәгем – Салават абый. Эльмира да аның иҗатына мөккиббән. Аның белән шәхсән аралашу, уңай бәясе белән хәер-фатихасын алу – иҗат корабыбызга ак җилкән куйды. Шөкер, шул җилкән белән эстрада диңгезендәге кыенлыкларны үтеп чыгарлык дәрман алдык».
Ә менә тамашачы күңелен тиз арада яулаган «Алма» җырын парлы җырчыларыбызга Салават бүләк итмәгән булып чыкты. Серне Рафил чиште: «Бу җырны җырлау теләге Эльмираныкы иде. Кайчандыр ул аны башкарган булган, хәзер бергәләп дуэт итеп җырлыйк, дигән тәкъдим ясады. Җырны, аранжировка ясап, башкарып карадык. Көй авторы Илгиз Закировка күрсәттек. Ул аны шунда ук ошатты. Инде бу җыр белән әкрен генә тамашачы алдына чыга башладык, клибын да төшердек. Соңрак исә Салават Зәки улы безне улы Рөстәмнең туган көненә чакырды. Тәүге тапкыр үзенең хитларының берсе булган җырны безнең башкаруда шунда ишетте. Бик ошатты!
Гомумән, мәгънәле, эчтәлеге булган җырларны сайларга тырышабыз. Җыр сәнгатенең кагыйдәләре, үзенчәлекләре бик күп. Әмма анда бер кагыйдә алыштыргысыз – төп хөкемдар – тамашачы. Аның зәвыгы һәм мәхәббәте генә җырчыны яшәтә. Әмма бу ничек телим, шулай эшлим, җырлыйм, дияргә нигез түгел. Син җыр сәнгате әһеле, белемле җырчы икән, зәвыклы бул, тамашачыга сыйфатны күрсәт, аны тәрбиялә. Безнең өчен иң мөһим кагыйдәләрнең берсе бу», – дип татар җыр сәнгатенең бүгенгесенә үз фикерен белдерә җырчылар. Җыр сәнгатен акчага гына кормыйча, асылын аңлап эш итүче Җәләлиев- Гыйльфанова дуэты татар җыр дөньясының асылташлары булачагына шикләнмибез!
«Мәхәббәт касәсе»
Җырлы дөнья, җырлы гаилә «касә»сендә гөрләшүче Рафил белән Эльмирага сокланучылар аз түгел. Җырлы, гомер юлларын кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп, елмаеп атлый белүләре дә – үзе бер сәләт. Тәүлекнең һәр сәгатен бүлешү, һәр минут бергә үткәрү ләззәтле дә, кыен да кебек. «Кыен түгел!», – ди бертавыштан Рафил белән Эльмира. «Киресенчә, бер өлкәдә эшләү, бер учакның очкыннары белән яну рәхәт! Әйтик, беребез – җырчы, икенчебез икенче төр һөнәр иясе булса… «Нигә бу клип дигәннәренә шулкадәр күп ачка түгәргә? Бер җыр өчен ник бу кадәр көч сарыф итәсең?», – дип бимазалап бетерер иде кебек. Шөкер, без бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз… Эшебез дә, ялыбыз да – уртак, моңа сөенәбез генә». Шулай да яллары гел җыр белән генә узмый яшь парның. Яраткан урыннары – Г.Камал исемендәге мәшһүр Академия театры, күңелләренә хуш килгән артистларның концерт-тамашаларын күреп, хозурланып кайтырга да вакыт табалар. Аларга карап, сокланасы һәм кабат-кабат «СөбханАллаһ» кына диясе килә! Нәкъ җырларындагыча – күзләр генә тия күрмәсен:
«Син миңа мин сиңа
Ходайдан бирелгән,
Саклаек сөюне
ят күзләр тиюдән…»
Нет комментариев