Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рамилә Батыровага сөйгән егете үзенчәлекле итеп тәкъдим ясады (ФОТО)

Эстраданың игезәк йолдызлары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсенә йөргән егете үзенчәлекле итеп кияүгә чыгу тәкъдиме ясаган. Рамилә әйтүенчә, җырчы өчен бу көтелмәгән зур сюрприз булган! - Ул көнне туган ягым Мамадыш районында туй алып бардым. Гомер булмаганны, егетем анда мине үзе алып барды һәм көтеп утырды. Ә соңыннан туй тәмамланганда,...

Эстраданың игезәк йолдызлары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсенә йөргән егете үзенчәлекле итеп кияүгә чыгу тәкъдиме ясаган. Рамилә әйтүенчә, җырчы өчен бу көтелмәгән зур сюрприз булган!


- Ул көнне туган ягым Мамадыш районында туй алып бардым. Гомер булмаганны, егетем анда мине үзе алып барды һәм көтеп утырды. Ә соңыннан туй тәмамланганда, ак күлмәк киеп, чәчәкләр тотып, сөйләнә-сөйләнә каршыма килеп тезләнде. Йөзек сузып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, шаккатым! Үзен сәер тотуын алдан ук тойдым. Үзе исә кияү белән кәләштән моның өчен рөхсәт сораган, игезәк сыңарым белән бер атна алдан йөзек сайлаган. Тәкъдим ясаганда әйтеләсе сүзләрен кич буе телефоннан ятлап утырган, әле алай да каушаудан ярты сүзе онытылган. Шулай да мин аның мондый батырлык эшләвенә сокландым. Никадәр кеше алдына чыгып сүз тоту без - сәнгать кешеләренә генә җиңел ул, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рамилә Батырова.



Ә нәтиҗәсе шул: 26 августта, җомга көнне Рамилә Батырованың никахы булачак! Кияү - Илнур исемле, тумышы белән Балык Бистәсеннән. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткан. Туйны исә көз көне үткәрергә уйлыйлар. "Игезәгем Рәзиләнең дә йөргән егете бар. Әмма бер елны ике никах үткәрергә ярамый, диләр. Шуңа күрә туйлары киләсе елга булыр дип көтелә, Алла теләсә", - диде Рамилә.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X