Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рамил Шәрәповның 3 яшьлек улы да әтисе кебек шук, әллә ниләр майтара икән

Артистлар арасында Интернетта видеоблоглар ачу популярлашып китте. Юмор остасы Рамил Шәрәпов та Инстаграмда "Мәзәкләр" сәхифәсе оештырды. Бер минут дәвам итә торган Рамил кыска мәзәкләр сөйли. - Рамил, Интернеттагы сәхифәңне нинди максат белән оештырдың? - Гел фото гына куясы килми, бераз төрләндерергә теләдем. Хәзер бит Интернет заманы. Аның ярдәмендә теләсә нинди...

Артистлар арасында Интернетта видеоблоглар ачу популярлашып китте. Юмор остасы Рамил Шәрәпов та Инстаграмда "Мәзәкләр" сәхифәсе оештырды. Бер минут дәвам итә торган Рамил кыска мәзәкләр сөйли.

- Рамил, Интернеттагы сәхифәңне нинди максат белән оештырдың?

- Гел фото гына куясы килми, бераз төрләндерергә теләдем. Хәзер бит Интернет заманы. Аның ярдәмендә теләсә нинди эшне башкарырга була. Артистлар өчен бигрәк тә уңайлы: үзеңне популярлаштыру, концертка реклама ясау һ.б. Иң мөһиме - моның өчен салым түлисе юк.

- Мәзәкләрне үзең уйлап табасыңмы?

- Юк, әлбәттә. Барысы да халык арасында йөри торган мәзәкләр. Ләкин кайвакыт тормышта үзең белән булган кызыклы вакыйгаларны да мәзәк итеп сөйләргә була. Сәхифәнең соңгы чыгарылышында, мәсәлән, "мин сине яратам" җөмләсенең төрле телләрдә яңгырашы, татарча колакка ничек ишетелүе турында сүз бара. Абхаз телендә "сара бара бзия бзой" бар кайтып бозау суй кебек ишетелә.

- Бүгенге көндә ни белән мәшгульсең?

- Ара-тирә сольный концертлар белән чыккалыйм. "Татарча солянка"ларда, ТНВ оештырган концертларда катнашам. Шулай ук мәҗлесләр алып барам. Минем эш бертөрле түгел, шуның белән үзенчәлекле ул.

- Улың Раянга 3 яшь тулды. Балалар бакчасына урнаштыра алдыгызмы?

- Раянга 28 сентябрьдә 3 яшь тулды. Ә төркемнәрне 1 сентябрьгә кадәр туплыйлар икән. Шул сәбәпле, безне быел балалар бакчасына кабул итмәделәр. Балаларны 3 яшьтән бакчага урнаштыру турындагы закон кемнәр өчен генә эшлидер, белмим. Раянны армиягә генә озатыйм микән дип тә уйлыйм (елмая). Беркөнне 20 меңгә кредитка алган телевизорның экранын ватты. Телевизор эшләми, ә кредитын әле дә түлибез (көлә). Көзгенең дә башына җитте. Гомумән, Раян - бик шук малай, бер тик тормый. Әнисенең керфек буйый торган тушын алып, 1,3 яшьлек сеңлесе Линараның чәчен буяп куйган. Кызым блондинкадан брюнеткага әверелде (елмая)!

- Рамил, Казанның иң "кыйбатлы" районында фатир арендалыйсыз. Үз куышыгызны булдырырга уйламыйсызмы әле?

- Казаннан 30-35 чакрым ераклыкта гына урнашкан Лаеш районының Тангачы бистәсеннән җир алдык. Якын киләчәктә йорт салырга планлаштырабыз, Алла теләсә.

- Җәй көне аралашканда, "сеңлем белән икәү дипломлы булдык" дигән идең. Сеңлең кем булып эшли?

- Артист һөнәренең шул ягы яхшы: төрле өлкәдә танышлары була. Сеңлемне үз белгечлеге буенча Казанның 7нче хастаханәсенә шәфкать туташы итеп эшкә урнаштырдым. Бу урында калмас, алга таба үсәр дип өметләнәм.

- Узып баручы 2016 елны кәбисә елы, диләр. Ул сезнең гаиләгә дә тәэсир итми калмады...

- Әйе, дөрестән дә, быел тормыш иптәшем операция кичерде. Ул хастаханәдә чакта кызыбыз күкрәктән аерылды. Авыр вакытлар артта калды. Яңа Әтәч елы бары шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, дөньядагы бөтен кешеләр дә сәламәт булсын иде!

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев