Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Раяз Фасыйхов: Анимацияле клипны төшерү зур чыгымнар таләп итә (видео)

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык персонажлар да уйлап чыгарылган! Хәер, бу хакта безгә Раяз үзе бәян итте. - Җыр шаян рухта булгач, клипны да үзенчәлекле итеп төшерәсе килде. Шәхсән...

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык персонажлар да уйлап чыгарылган! Хәер, бу хакта безгә Раяз үзе бәян итте.

- Җыр шаян рухта булгач, клипны да үзенчәлекле итеп төшерәсе килде. Шәхсән үзем бу җырны башкарганда, күз алдыма әкият дөньясы килеп баса. Егетләр белән уйлаштык та, анимацион клип ясарга булдык. Аны туганым Алмаз Сәмигуллин эшли торган "Hava" һәм "Film Fay" анимация студиясе төшерде. Клипта катнашучы кыз - Алла исемле, ул махсус кастинг аша сайлап алынды. Аның белән эшләве уңайлы булды, ошады. Клип карап торышка җиңел тоелса да, анимацияле клипларны төшерү авыр да, чыгымлы да. Иң кыены - чынбарлык белән мультфильмны тоташтыру. Клип төшерүдә иганәчеләр ярдәм күрсәтте, Аллага шөкер. Алар "Алма кебек кызарма" җырын ишеткәч тә, җырга клип төшерергә тәкъдим иткән иде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Раяз Фасыйхов.

Шуны да әйтергә кирәк: җырчы әлеге клибын 24 ноябрьдә "Пирамида"да узачак концерты алдыннан тамашачысына бүләк буларак чыгарган. "Иҗатымны яраткан барлык тамашачыларны концертыма көтеп калам. Бик күп сюрпризлар, бүләкләр, яңа җырлар булачак. Тамашада шулай ук иҗатташ дусларым да катнашыр дип көтелә. Килгән кеше үкенмәс!" - диде Раяз.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев