Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Раяз Фасыйхов белән Фәрид Низамиев өр-яңа комедия геройлары булган

Рафаэль Латыйпов колхоз председателе, Ландыш Нигъматҗанова белән Айгөл Рәхимова авыл кызлары, Рөстәм Закиров белән Резедә Шәрәфиева ир белән хатын, ә Артур белән Марат полиция хезмәткәрләре. Ә Раяз Фасыйхов белән Фәрид Низамиев "5 миллион 500 сум" дип аталган өр-яңа җырлы-музыкаль комедиянең төп геройлары булган.

Театраль солянка проекты быел инде дүртенче спектаклен тәкъдим итә. Беренчесеннән үк халык күңелен яулаган тамашаның бу форматы, бу юлы да аншлаг белән үтәчәгендә шик юк.
 
"5 миллион 5 йөз" мюзиклында тормышчан ситуацияләр белән беррәттән сәяси һәм социаль мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Барысы да, билгеле, җыр һәм юмор белән үрелеп барачак.
 
Яраткан җырчыларыбызны яңа яктан ачасыгыз килсә, театраль солянкага рәхим итегез! Күтәренке кәеф һәм онытылмаслык эмоцияләр гарантияләнә!

Фото: http://matbugat.ru

 

http://www.bars-media.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X